Биографиясе

1935 елның 27 июлендә Вологда шәһәрендә туган.

Хор дирижеры (1958) һәм фортепиано (1959) белгечлекләре буенча Ленинград консерваториясен тәмамлый.

1958–1974 елларда һәм 1982 елдан Казан консерваториясе укытучысы. Бер үк вакытта 1970–1975 елларда Татар опера һәм балет театрында дирижер, 1982–1993 елларда баш дирижер, 1994 елдан дирижер.

1975–1979 елларда Чиләбе опера һәм балет театры баш дирижеры, 1979–1982 елларда Одесса опера һәм балет театры дирижеры.

Иҗаты

Репертуарында: Дж.Вердиның «Риголетто», «Отелло», А.Бородинның «Князь Игорь», П.Чайковскийның «Пиковая дама», А.Рубинштейнның «Демон», Н.Римский-Корсаковның «Снегурочка», Л.Хәйретдинованың «Мәкерле песи», Б.Мөлековның «Кара йөзләр» опералары; П.Чайковскийның «Щелкунчик», «Спящая красавица», К.Молчановның «Макбет» балетлары, Р.Яхин музыкасына «Фидаи», И.Штраусның «Цыганский барон», «Летучая мышь», Ә.Бакировның «Беренче факел» оперетталары һәм музыкаль комедияләре һ.б.

Симфоник оркестр дирижеры буларак чыгышлар ясый.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

Автор – Р.И.Такташ