1976 елдан чыга.

Чаллы шәһәрендә түбәндәге газеталар бастырыла:

  • рус телендә: «Чаллы ЛТД» (1996-2017 еллар), «Вечерние Челны» (1996 елдан), «Вести КАМАЗ» (1973 елдан, 1992 елга кадәр «Рабочий КАМАЗа»), «Челнинские Известия» (1930 елдан);
  • татар телендә: «Шәһри Чаллы» (башта «Трактор», 1958 елдан – «Коммунизм байрагы» дип атала, исеме күп тапкырлар үзгәртелә, 1990 елдан – «Чулман-Идел», 1990 еллар башыннан – хәзерге исемдә);
  • 1993 елдан «Шәһри Чаллы» газетасына кушымта булып – «Көмеш кыңгырау» балалар-яшүсмерләр газетасы, 1996 елдан мөстәкыйль басма.

1992 елда ике дәүләт телендә тапшырулар алып баручы «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе ачыла.