Тарихы

XVI йөз ахырында нигез салына. Халкы башта сарай идарәчелегенеке булып санала, 1690 еллардан алар белән дворян Нарышкиннар нәселе идарә итә, 1860 еллардан Маркиз Паулуччиларга карый.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, таш вату, тимерчелек, йон-тукыма ману һәм бизәк төшерү кәсепчелеге тарала.

1797–1804 елларда алпавыт П.П.Нарышкин һәм приход халкы акчасына дүрт яруслы чаң манарасы булган Иоанн-Предтеча чиркәве төзелә. 1890–1891 елларда рухани А.Боголюбов җыйган һәм Е.М. һәм А.Ф.Паулуччи иганәсенә апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә сул янкорма төзелә (совет чорында ябыла, 2000 елларда Н.В.Девятых акчасына реставрацияләнә; Иоанн-Предтеча хөрмәтенә кабат изгеләштерелә; элеккеге классицизм стилендә дини архитектура истәлеге). Чиркәү приходына шулай ук Матюшино авылы халкы керә.

1871–1873 һәм 1874–1876 елларда авылда чиркәү-приход мәктәбе эшли, 1879 земство мәктәбе ачыла (1884 елда – 23 ир бала һәм 9 кыз бала, 1895 елда – 30 ир бала һәм 12 кыз бала, 1901 елда 25 ир бала һәм 19 кыз бала,  1909 елда 30 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

XX йөз башында китапханә-уку залы, механика һәм кирпеч заводлары (Маркиз Паулуччилар нигез сала, кирпеч заводы 1990 елларга кадәр эшли), җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1052 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында авылда һәм аның тирәсендә сугыш хәрәкәтләре булып уза. 1918 елның августында Чех легионерлары һәм Комуч армиясе тарафыннан басып алына; шул ук елның сентябрендә Кызыл армия гаскәрләре тарафыннан азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташкабак волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный ключ” колхозы оештырыла, 1953 елдан “Волга” колхозы (Матюшино авылы) составында, 1970 елдан XXIII партсъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы) (1998–2001 елларда – “Азат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,   2002–2007 елларда – “Октябрьский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

2008 елда кирпеч, чирәп һәм башка төзелеш материаллары  җитештерүче “Клюкер заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелә (җитештерүчәнлеге – елга 60 млн данә кирпеч).

Халкы күбесенчә кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә, кирпеч заводында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң маркиз Паулуччиларның утар комплексында кызылармиячеләр өчен госпиталь, аннары – туберкулёз белән авыручылар өчен шифаханә, 1930–1950 елларда – авыл хуҗалыгы техникумы (1956 елда Тәтешкә күчерелә), аннары авыл һөнәри-техник училище (утар бинасы юкка чыга) урнаша.

Авылда “Нур” мәчете эшли (2010 елдан).

Күренекле кешеләре

Л.И.Куликова (1954 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган икътисадчысы;

Д.Л.Михайлова (псевдонимы Д.Севастопольская) (1827–1893, Шылаңгы авылында җирләнгән, кабере сакланмаган) – беренче хәрби шәфкать туташы, Крым сугышы вакытында Севастопольне саклауда катнаша (1853–1856 елларда), аның хөрмәтенә Шылаңгы авылы мәктәп территориясендә истәлек ташы куелган;

Р.Р.Төхвәтуллина (1970 елда туган) – эстрады артисты, ТРның халык артисты.

Халык саны

1646 елда – 285,
1782 елда – 303 ир-ат;
1859 елда – 581,
1897 елда – 551,
1908 елда – 612,
1920 елда – 779,
1926 елда – 343,
1938 елда – 939,
1949 елда – 784,
1958 елда – 592,
1970 елда – 706,
1979 елда – 572,
1989 елда – 377,
2002 елда – 196,
2010 елда – 134,
2017 елда – 170 кеше (руслар – 81%).