Фотограф Шакиров Р.Н. Башлангыч мәктәп

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Троица чиркәве бинасы

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве (агач бинасы өлешчә сакланган), земство мәктәбе (1867 елда ачыла, ике катлы агач бинада урнаша), вак кредит ширкәте, земство хастаханәсе (1904 елда ачыла), даруханә, ветеринария фельдшерлык пункты, 4 тимерче алачыгы, 2 мануфактура-бакалея, 1 казна шәраб, 3 вак-төякләр кибете, 2 йон-тукыма ману йорты була; сишәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1534,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волосте үзәге, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921–1922 елларда – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле районы үзәге, 1956 елның 14 маеннан – Саба, 1956 елның 23 июленнән Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1959 елдан авыл берләштерелгән “Коммунист” колхозы составында (үзәк утары Сеҗе авылынды). 1995 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1944 елда – җидееллык, 1951 елда – урта, 1960 елда – сигезьеллык, 1974 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (1979 елда – алпавыт Родионов йортында, 2006 елдан элеккеге “Надежда” тернәкләндерү үзәге бинасында урнаша).

Психоневрология интернаты (1956 елда гомуми типтагы инвалидлар йорты буларак ачыла), даруханә бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. П.Серьгин йорты

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. П.Серьгин йорты

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Алпавыт Родионов йорты

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре

Икмәк, терлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә иткән крәстиян П.Серьгинның ике торак йорты: 1895 ел, эчке өлешләре традицион «крестовой» урнашкан торак архитектурасы һәйкәле; бина буш тора; 1898 ел, эклектика стилендәге торак архитектура һәйкәле; бинада даруханә урнашкан.

Земство хастаханәсе бинасы (1904 ел, классицизм элементлары белән эклектика стилендәге гражданнар архитектурасы һәйкәле).

П.Серьгинның пекарня бинасы (1896 ел, классицизм элементлары белән эклектика стилендәге гражданнар архитектурасы һәйкәле).

Авылның әйләнә-тирәсендә археология истәлеге – Чүриле авыллыгы (болгар чоры) табыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Фельдшер-акушер пункты һәм китапханә

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

А.Г.Яруллина (1949 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фотограф Шакиров Р.Н. Психоневрология интернаты

Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1859 елда – 389,
1897 елда – 779,
1908 елда – 687,
1920 елда – 915,
1926 елда – 894,
1938 елда – 533,
1958 елда – 545,
1970 елда – 284,
1979 елда – 198,
1989 елда – 581,
2002 елда – 602
2010 елда – 580,
2015 елда – 477 кеше (татарлар – 50%, руслар – 44%).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы