Гомуми мәгълүмат

Мәскәү шәһәреннән 1935 км төньяк-көнчыгыштарак, Төмән шәһәреннән 1047 км ераклыкта урнашкан. 1595 елда казак крепосте Обдорск буларак нигез салына, 1933 елдан – хәзерге исеме.

Халкы – 48467 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3641 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренче татарлар («кулаклар») 1920–1930 елларда Идел‑Урал регионыннан Обдорскка җибәрелә. 1940–1950 елларда балык тармагы үсеше һәм балык комбинаты төзелеше белән бәйле рәвештә татарлар саны сизелерлек арта. Нигездә, алар (күбесенчә ирекле ялланучылар) Омск өлкәсеннән, шулай ук Төмән өлкәсенең башка районнарыннан күченәләр.

Хәзерге вакытта «Дуслык» татар җыры ансамбле (1992 елдан) һәм «Йолдыз» татар җыры вокаль квартеты (2009 елдан) бар.

2012 елдан «Ватан» татар милли‑мәдәни автономиясе эшли. 2000 елда мәчет төзелә.