Биографиясе

1921 елның 30 декабре, Кызыл Урда өлкәсенең Казалы шәһәре — 2012 елның 3 июле, Мәскәү.

Читтән торып Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлый (Алма-Ата, 1943). 1944–1950 елларда СССР Югары мәхкәмәсендә Җинаять эшләре буенча мәхкәмә коллегиясендә тәрҗемәче, 1942–1956 елларда «Инюрколлегия» консультанты, 1956–1991 елларда А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (Мәскәү) доцент.

Ф.Әмирханның «Татар кызы» («Татарка», 1957), «Габделбасыйр гыйшкы» («Любовь Габдельбасыра»), «Танымаганлыктан таныштык» («Познакомились...»), «Урталыкта» («На перепутье», барысы да 1959), «Хәят» («Хаят»), «Фәтхулла хәзрәт» («Преосвященный Фатхулла»), «Рәхәт көн» («Счастливый день», барысы да 1968) һ.б. әсәрләрен, Г.Исхакый, Ф.Хөсни, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин хикәяләрен; кыргыз, үзбәк һәм казакъ язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре әдәби тәрҗемә теориясе һәм практикасына, Г.Тукай, Г.Исхакый, Ә.Еники, Г.Бәширов, А.Шамов, З.Нури һ.б. әдипләрнең иҗатларына карый. «Мәхәббәт йөзе» («Лики любви», 2002) романы авторы.

Хезмәтләре

Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. К., 1974.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.