- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы поселок, Мишә елгасы субүләрендә һәм аның сул кушылдыгы – Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 12 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1929 елда нигез салына.
Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Арча кантоны Теләче волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.
1931 елда поселокта «Красная Петровка» колхозы оештырыла. 1957 елдан Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы, шулай ук. Баландыш, Олы Нырсы, Карабаян, Сауш, Субаш, Шармаш, Айдар, Алга, Борчаклы Яз, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Пановая Гора, Урта Мишә, Иске Карабаян, Тәмте авыллары керә), 1962 елда Ленин исемендәге совхозга (үзәк утары – Үзәк поселогы) үзгәртелә.
1968 елдан ВАСХНИЛ Бөтенроссия бүлеге каршындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элиталы орлыклар җитештерү буенча Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары – Үзәк поселогы) эшли, 2005 елда хуҗалык «ВАМИН-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленин исемендәге бүлегенә үзгәртелә.
1938 елда – 221,
1949 елда – 240,
1958 елда – 191,
1970 елда – 165,
1979 елда – 143,
1989 елда – 66,
2002 елда – 37,
2010 елда – 29,
2020 елда – 14 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.