Тарихы

Авыл XVI йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Петропавловское, Шырдан исемнәре белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVII−XIX йөзләрдә алпавытлар арасында − Тишенковлар, Лазаревлар, Чемесовлар, шул исәптән 1849−1851 елларда Казан губерна дворяннары башлыгы Н.В.Чемесов була). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1784 елда полковник П.И.Лазарев иганәсенә Иоанн Воин һәм магҗизалар тудыручы Мәрьям ана иконасы престоллары белән Петропавел чиркәве салына (рус бароккосы һәм неоклассицизм стилендәге дини архитектура истәлеге; хәзер эшләми).

1860−1870 елларда, 1874−1878 елларда һәм 1884 елдан рухани В.А.Вишневский тарафыннан ачылган чиркәү-приход мәктәбе эшли (1903 елда 27 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

XX йөзбашында авылда шулай ук волость идарәсе урнаша; 3 тегермән, чәйханә һәм вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 264 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елда авыл аша Зөягә В.О.Каппель корпусы уза.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый труд” колхозы оештырыла, 1958 елдан авыл зурайтылган “Приволжье” колхозы (үзәк утары Протопоповка авылында), 1971 елдан – “Зеленодольск” совхозы (үзәк утары шәһәр тибындагы Карамалы Тау поселогында, 1994 елдан “Зеленодольск” күмәк предприятиесе), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәдәният

2000 елларга кадәр клуб эшли.

Халык саны

1782 елда — 123 ир заты;
1859 елда — 372,
1897 елда — 419,
1908 елда — 353,
1920 елда — 327,
1926 елда — 360,
1938 елда — 388,
1949 елда — 270,
1958 елда — 202,
1970 елда — 126,
1979 елда — 79,
1989 елда — 60,
2002 елда — 53,
2010 елда — 52,
2018 елда — 55 кеше (руслар — 60%, татарлар — 29%).