И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Туфан Миңнуллин. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1935 елның 25 августы, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы – 2012 елның 2 мае, Казан.

М.С.Щепкин исемендәге театр училищесен (Мәскәү, 1961), М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1977) тәмамлый. Уку елларында рус һәм Европа театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән якыннан таныша.

Минзәлә драма театрында (1961–1962), Татар академия театрында (1962–1963) актер, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында өлкән мөхәррир (1963–1964), «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр (1964–1968).

1984–1989 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе, 1994 елдан татар ПЕН-үзәге президенты.

1985–1990 елларда Т.Миңнуллин ТАССР Югары Совет депутаты, 1989–1992 елларда СССР халык депутаты, 1995 елдан ТР халык депутаты.

Ленин бүләге һәм СССР Дәүләт бүләге буенча комитет әгъзасы (1990–1992), Азия һәм Африка илләре тынычлык комитеты әгъзасы (1985–1992).

Иҗаты

Беренче әдәби тәҗрибәләре – бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, шаян хикәяләр.

Т.Миңнуллинны драматург итеп таныткан пьесалары: иҗади яшьләр тормышыннан алып язылган «Миләүшәнең туган көне» драмасы (1968 елда сәхнәгә куела) һәм гаиләдәге әхлак проблемаларын үз эченә алган «Нигез ташлары» комедиясе (1968 елда сәхнәгә куела).

Язучы, драматургиянең төрле жанрларында актив иҗат итеп, күбесе Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Чуаш, Мари республикаларының театр сәхнәләрендә уйналган уңышлы әсәрләр яза, кайберләре республика һәм үзәк телевидение аша күп тапкырлар күрсәтелә, театр өлкәсенә караган үзәк журналларда басылып чыга.

Т.Миңнуллинның драматургиясе жанрлар, жанр формалары төрлелеге, халыкчан образлы, җор телдә язылган диалогларның җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл булуы белән җәлеп итә.

Пьесаларының күбесендә хәзерге заманның катлаулы проблемалары чагылыш таба. Т.Миңнуллин драматургиясендәге стиль һәм идея юнәлешләренең берсе – шәхес формалашуга багышланган пьесалар: «Китәр юлың еракмы?» (1975 елда куела), «Адәм баласына ял кирәк» (1980 елда куела), «Монда тудык, монда үстек» (1982 елда куела).

Бу юнәлеш бигрәк тә «Миләүшәнең туган көне» (1968 елда куела), «Дуслар җыелган җирдә» (1976 елда куела), «Хушыгыз!» (2000 елда куела) трилогиясендә гәүдәләнеш таба. Бу драмаларда тулы буын татар иҗади интеллигенциясенең катлаулы язмышы күзәтелә, җәмгыятьнең кеше алдында җаваплылыгы проблемасы күтәрелә.

Икенче бер юнәлеш пьесаларында инде шәхес буларак формалашкан персонажлар үзәккә алына. «Ир-егетләр» (1971 елда куела), «Үзебез сайлаган язмыш» (1973 елда куела), «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977 елда куела), «Әниләр һәм бәбиләр» (1983 елда куела) пьесаларының геройлары тормышта үз кыйбласын тапкан, тормыш авырлыкларына каршы торырлык, максатчан шәхесләр.

Идея-эчтәлек ягыннан аеруча игътибарга лаек әсәре – «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 елда куела) фәлсәфи комедиясе. Монда кешенең рухи көченең тамырлары ачып күрсәтелә, яшәүнең үлемнән көчлерәк булуына басым ясала.

Тагын бер юнәлешне тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган пьесалар тәшкил итә. «Ат карагы» (1972) драмасының прототибы – хакимият тарафыннан тудырылган һәртөрле ирексезләүләргә каршы чыгыш ясап, шәхси азатлыгын яклаучы тарихи шәхес; «Моңлы бер җыр» (1981 елда сәхнәгә куела) романтик трагедиясенең геройлары – М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре; «Без китәбез, сез каласыз» (1986 елда куела) драмасының төп герое – халык шагыйре Г.Тукай; «Агыла да болыт агыла» (2001 елда куела) пьесасыныкы – шагыйрь Х.Туфан; «Канкай угылы Бәхтияр» (1974 елда куела) драмасыныкы – Е.Пугачев көрәштәшләренең берсе.

1990 елларда Т.Миңнуллинның драматургиясе яңа темалар һәм образлар белән баетыла. «Вөҗдан газабы» (1987 елда куела) пьесасында автор җәмгыять төзелеше алмашынуның кеше аңында нинди үзгәрешләргә китерүен күрсәтә; «Илгизәр + Вера» (1994 елда куела) драмасы катнаш никахлар мәcьәләсенә карый; «Шәҗәрә» (1998 елда куела) пьесасы буыннар күчеше проблемаларын чагылдыра.

Т.Миңнуллин татар халкының язмышы, тел, мәдәният мәсьәләләренә еш мөрәҗәгать итә. Илдә барган үзгәрешләрнең асылына төшенергә, ничә гасырлар яшәп килгән халык традицияләренең, рухи байлыгыбызның югала бару сәбәпләрен ачарга тырыша.

«Сөяркә» (2001 елда куела) драмасында мәхәббәт һәм бурыч кебек әхлак проблемалары үзәккә алына. «Эзләдем, бәгърем, сине» (2001 елда куела), «Шулай булды шул» (2003 елда куела), «Алты кызга бер кияү» (2006 елда куела) пьесаларының геройлары – яшәү мәгънәсен эзләүче персонажлар.

Т.Миңнуллин шулай ук Г.Камал, К.Тинчурин традицияләрен дәвам итүче үзенчәлекле комедиограф та. Комедияләре форма төрлелеге белән аерылып тора: «Әлдермештән Әлмәндәр» – характерлар комедиясе булса, «Яшьлегем – җүләрлегем» (1978 елда куела) һәм «Йөрәк маем» (1997 елда куела) – вакыйгалар комедиясе, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972 елда куела) – водевиль, «Бәйләнчек» (1982 елда куела) һәм «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» (1992 елда куела) – сатирик комедияләр, «Гармун белән скрипкә» (1987 елда куела) һәм «Гөргөри кияүләре» (1995 елда куела) – музыкаль комедияләр.

Балалар өчен 20 ләп пьеса, шул исәптән Акбай турында 7 пьеса иҗат итеп («Авыл эте Акбай», «Акбай нигә күңелсез?» һәм башкалар), язучы балалар драматургиясенә дә өлешен кертә.

Т.Миңнуллин – җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Ул «Дуслык хакына» (1965), «Чишмә җыры» (1968; рус теленә тәрҗемәдә «Милые мои», 1979) хикәя җыентыклары, тормыш вакыйгалары турында фәлсәфи уйланулар белән баетылган «Утырып уйлар уйладым» (1–3 китап, 1997–2005), «Татарның бер баласы» (2003) көндәлек язмалары авторы.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1974), ТАССРның Г.Тукай исемендәге (1979), РСФСРның К.Станиславский исемендәге (1979) Дәүләт бүләкләре лауреаты.

«Почет билгесе», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында Т.Миңнуллин музее эшли.

Әсәрләре

Ир-егетләр: пьесалар. Казан, 1974.

Монда тудык, монда үстек: пьесалар. Казан, 1985.

Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. Казан, 1996.

Робагыйлар. Казан, 1999.

Сайланма әсәрләр: 10 томда. Казан, 2002.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Халыкчан характерларга омтылганда // Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.

Әхмәдуллин А. Үзе сайлаган язмыш // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан, 1993.

Молчанов Ю. Драматург и режиссёр // Дружба народов. 1983. № 11.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин