Дәүләт сәясәте хәзерге җәмгыятьтә гаиләләр хәленә зур игътибар күрсәтә. Мәкаләдә дәүләт ярдәменең демографик үсешнең мөһим өлеше булган туучылар санына һәм репродуктив тәртип буларак демографик тотрыклылыкка йогынтысы тикшерелә. Репродуктив тәртипне һәм пронатализм максатлары белән гаиләләрне һәм туучылар санын яклауга юнәлтелгән демографик сәясәт программасы йогынтысын анализлау буенча теоретик һәм эмпирик эшләргә тәнкыйди күзәтү уздырыла.

Туучылар санын яклауның шундый төрләренә монетар чаралар буларак бала тууга бәйле бер тапкыр түләүләр, бала тәрбияләүгә акчалата ярдәм, шулай ук хатын-кызлар өчен бала тудыру һәм эш белән мәшгульлекне бергә алып бару өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән чаралар керә. Автор тарафыннан Татарстан Республикасындагы демографик вазгыятькә анализ ясала һәм төбәкнең демографик тотрыклылыгына бәя бирелә.

Сылтама ясау өчен: Валидова А.Ф. Демографические вызовы: региональный аспект // Научный Татарстан. 2017. №4. С.54–59.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Вәлидова Асия Фәрит кызы, икътисад фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге, e-mail: avalidova@gmail.com