Гомер еллары: 1888–1969 еллар.

1919–1923 елларда Кызыл Армия Радиотелеграф оешмаларының Казан базасы лабораториясе башлыгы.

Радиотелеграф элемтәсе өчен гетеродин конструкциясен төзи (1919 ел), электр сигналларының параметрларын зурайту өчен көчәйткеч лампа схемасын төзи һәм аның җайланмасын тәкъдим итә (1920 ел), Казан урамнары һәм мәйданнарында радио­трансляция алып бару өчен Россиядә беренче тавышкөчәйткечләр (1921 ел) җитештерү белән җитәкчелек итә (Дикарёв көчәйткече).