Тарихы

1722 елдан иртәрәк нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Саклов-Чурашево исеме белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, һәм умартачылык.

XX йөз башында мәчет, мәктәп (1887 елдан), су тегермәне, 2 икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 987,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1021 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Карашай-Саклау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Бондюг» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С. Шәймәрдәнов). 1955 елда хуҗалыкның исеме – «Каганович» колхозы, 1957 елда – «Марс» колхозы, 1958 елда Ильич исем. колхоз дип үзгәртелә, 1961 елда эреләндерелә (үзәк утары – Карашай-Саклау авылы), 1991 елдан «Вахитов» колхозы дип атала (үзәк утары – Чураш авылы).

1994 елдан авылда – Вахитов исем. күмәк предприятие, 2002–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта авыл территориясендә 2 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла (башта элекке мәчет бинасында урнаша, 1976 елда яңа бина төзелә, 2009 елдан – мәдәният йорты бинасында), 2011 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), китапханә (1986 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1985 елдан), «Намус» мәчете (1995 елдан), авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Мәдәният йорты каршында «Мирас» фольклор ансамбле (2017 елдан), «Гөлләрем» балалар вокаль ансамбле (2017 елдан), «Ихлас» театр (2012 елдан), балаларның «Шатлык» хореография (2017 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

З.Г.Абдуллин (1927–2020) – журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны;

В.Л.Хәйруллина (1943 елда туган) – балалар язучысы, шагыйрә, РСФСРның атказанган укытучысы.

Халык саны

1795 елда – 53,
1834 елда – 68,
1870 елда – 386,
1897 елда – 619,
1906 елда – 658,
1922 елда – 831,
1926 елда – 780,
1938 елда – 858,
1949 елда – 591,
1958 елда – 506,
1970 елда – 583,
1979 елда – 426,
1989 елда – 297,
2002 елда – 293,
2010 елда – 260,
2021 елда – 192 кеше (татарлар).