- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, шагыйрь, социология фәннәре кандидаты (2000), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995)
14.8.1945 елның 14 августы, Лениногорск районы Югары Чыршылы авылы — 2019 елның 21 октябре, Азнакай шәһәре.
Казан университетын (1971), Саратов югары партия мәктәбен (1983) тәмамлый.
1965 елдан Азнакай районында: Актүбә урта мәктәбендә укытучы (1971 елга кадәр), 1971–1972 елларда ВЛКСМ райкомы инструкторы, 1972–1973 елларда секретаре, 1973–1978 елларда 1 нче секретаре, 1978–1983 елларда КПССның район комитетында оештыру бүлеге мөдире, 1983–1992 елларда халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе. 1992–2005 елларда Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы. Бер үк вакытта, 1995 елдан Азнакай районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе. 2005–2007 елларда ТР МКда бүлек җитәкчесе. 1990–1995 елларда ТССР ЮС депутаты, 1995–2004 елларда ТР халык депутаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2000). Социологиягә нисбәтле мәкаләләр авторы.
Дуслык ордены белән бүләкләнә.
Бу дөнья нигә уйчан? К., 1999;
Чишмәләр иле син, Туган як! К., 2001;
И гомер агышлары... К., 2005;
Критерий – отношение к труду. К., 2000.
Әхмәдиев Н. Халыкның күңел сәфәрләре // Мәдәни җомга. 2000. 21 гыйнв.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.