Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык тарала.

1760 елларда авыл граф П.И.Шуваловның Кама тимер ясый торган заводларына беркетелгән була.

Авылда 1904 елдан бер сыйныфлы земство училищесе эшли (1920 елда 34 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XIX гасыр ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1148,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная поляна” колхозы оештырыла, 1958 елда “1 май” колхозы (Чыршы авылы) составына керә. 1969 елда “1 май”, “Память Кирова” (Яковлево авылы), “Красный луч” (Олы Елово авылы) колхозлары җирлегендә “Память Кирова” совхозы булдырыла.

1980 елдагы көчле янгыннан соң, авылда кеше калмый.

2007 елда анда “Черенга” нәсел җирләре нигезләнә (“Анастасия” фонды), акрынлап авылны торгызу башлана.

Халык саны

1859 елда – 373,
1887 елда – 417,
1905 елда – 454,
1920 елда – 468,
1926 елда – 503,
1938 елда – 192,
1949 елда – 166,
1958 елда – 127,
1970 елда – 73,
1979 елда – 41,
1989 елда – 28,
2002 елда – 17,
2010 елда – 8,
2017 елда – 27 кеше (руслар – 74%, татарлар – 26%).