Зәй-Сарайлы бөгелешенә 1650 м тирәнлектә (Алабуга шәһәре янында) ятучы, соңгы архей яшендәге (2698±12 млн ел) эре гранитлы Бакалы массивының төньяк-көнбатыш өлеше туры килә.

Кама елгасы агымы буйлап диярлек Чистай-Яуширмә линиясе буенча төньяк-көнчыгыш юнәлешкә таба 50-60 км га сузыла. Югары ятучы девон утырмалары буенда бөгелеш саклана, аның киңлеге (60 км га кадәр) һәм амплитудасы (180 м га кадәр) зурая, бортларда рифоген структуралар барлыкка килә.

Түбән ташкүмер утырмалары буенда бөгелеш азрак чагыла, түбән Казан утырмаларында чагылмый, аның урынында күп сандагы аерым күтәрелмәләр барлыкка килә. Барлык территориянең озакка сузылган күтәрелешләреннән соң, соңгы Пермь вакытында, борынгы Кама һәм 100 м га кадәр һәм күбрәк калынлыктагы акчагыл утырмаларының формалашуы белән бер үк вакытта, неогенда яңадан шактый зур түбәнәю башлана.

Нефть, бентонит, төзелеш материаллары һәм башка файдалы казылма ятмалары киң үсеш алган.