- РУС
- ТАТ
инженер-электромеханик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984), техник фәннәре кандидаты (1970), РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1991)
1930 елның 23 июлендә Украина ССРның Винница өлкәсе Погребище авылында туа.
Киев политехник институтын тәмамлый (1952).
«КОМЗ» АҖнең «Фотон» Үзәк КБсында эшли, бүлек (1965–1974), тармак лабораториясе (1974–1976), Тәҗрибә КБ (1976–1982), бүлекчә башлыгы — юнәлешнең баш конструкторы (1982–1995); әйдәп баручы инженер-конструктор (1995 елдан).
Хезмәтләре оптик-электрон системалар, астрофизика аппаратурасы, төрле максаттагы лазер җайланмалары төзүгә карый.
Дәүләт бүләге приборлар төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.
105 фәнни хезмәт авторы.
Уйлап табуга 53 авторлык таныклыгы бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.