Тарихы

1760–1780 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Мансур-Саклы, Сөренчәк исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1905 елдан), су тегермәне, тимерчелек, 2 ашлык киптерү урыны эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 980,21 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә губернасы Богодаровка волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Саклаубаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл байрак» колхозы оештырыла. 1961 елда берләштерелгән Ильич исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Карашай-Саклау авылы), 1991 елда хуҗалыкның исеме «Вахитов» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Чураш авылы).

1994 елдан авылда – Вахитов исем., с 1995 елдан – «Байрак», 1998 елдан – «Өчиле» күмәк предприятиеләре, 2003 елдан «Родные края – Туган як» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1920 еллардан 1979 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1870 елда – 243,
1897 елда – 597,
1913 елда – 551,
1920 елда – 697,
1926 елда – 475,
1938 елда – 470,
1949 елда – 200,
1958 елда – 213,
1970 елда – 200,
1979 елда – 134,
1989 елда – 53,
2002 елда – 32,
2010 елда – 22,
2021 елда – 15 кеше (татарлар – 93%, руслар – 7%).