Биографиясе

1885 елның 5 мае, Киев – 1968 елның 29 июле, Казан.

Россиядә гарәп графикалы татар язуы өчен беренче язу машинасын ясый (1923).

Дворяннар нәселеннән. Г.Д.Шәехгалинең улы.

Петербург гимназиясен (1905), Петербург университетының физика-математка факультетын (1912) тәмамлый.

1914 елда рус армиясенә мобилизацияләнә һәм артиллерия училищесына укырга җибәрелә (кенәз Ф.Юсупов белән бергә укый).

1916 елдан Беренче бөтендөнья сугышы, 1918 елдан — Гражданнар сугышы фронтларында (5 нче армия составында Көнчыгыш фронтта).

1920 елдан Кызыл Армия Баш штабының Көнчыгыш бүлегендә (Мәскәү).

1922–1924 елларда Урман-техник институты (Мәскәү) каршындагы төгәл механика остаханәсе механигы, соңыннан мөдире. Бер үк вакытта Шәрекъ республикаларындагы, шул исәптән ТАССРдагы канцелярияләрдә эш башкаруны механикалаштыру максатында татар телендәге текстларны бастыру өчен гарәп шрифтлы язу машинкасы конструкциясе өстендә эшли.

1924 елда язу машиналарын уйлап табуга ике гариза бирә, алар «зур дәүләти әһәмияткә ия» дип таныла.

Татарстан хөкүмәте Шәехгалинең патентларыннан файдалануга лицензия ала һәм 1924 елның октябрендә татар язуы өчен гарәп шрифты нигезендәге язу машиналары җитештерәчәк остаханә оештыру максатыннан аны Казанга чакыра.

1924–1929 елларда ТАССР ҮБК ның машиналар җитештерү остаханәсе, 1930 елдан — ТАССР ХХС Татметаллтрестының Казан язу машиналары заводы («Терминал» ҖБ) техник җитәкчесе.

1924 елның декабрендә предприятиедә СССР да беренче гарәп шрифты нигезендә ясалган язу машиналарын, 1929 елда — латин шрифтлы («Яңалиф») машиналар җитештерү башлана.

1931 елның 6 маенда ОГПУ гаепләве белән кулга алына, 1932 елның маенда ОГПУ комиссиясе тарафыннан нахакка 5 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Беломорканал төзелешенә җибәрелә. 1934 елның 7 июнендә, гидротехника лабораториясендә рационализаторлык тәкъдимнәрен гамәлгә кертүе өчен, срогыннан элек азат ителә. 1934–1941 елларда Мәскәү өлкәсе Истра шәһәрендә Кыллы музыка уен кораллары фабрикасында инженер.

1941–1945 елларда Алатырь шәһәрендә (Чуаш АССР).

1945 елда Казан язу машиналары заводында инженер-технолог, шул ук елның 22 октябрендә, Казанда теркәлә алмавы сәбәпле, эшеннән чыгарыла.

1945–1947 елларда Зеленодольск сәнәгать комбинатының план-икътисад төркеме башлыгы.

1947–1959 елларда Волжск «Марилес» агач эшкәртү комбинатында инженер-конструктор.

1959 елда аклана, 1960 елда Казанга кайта. Төрле техник җайланмалар һәм механизмнарны камилләштерү белән шөгыльләнә.

Чыганаклар

Пат. № 8434 (СССР). Описание приспособления для передвижения каретки пишущих машин для татарского письма на различные расстояния, в зависимости от ширины букв. Заяв. 11.01.1927. Опубл. 30.03.1927, Бюл. № В41J19/98; 

Пат. № 3383 (СССР). Описание пишущей машины для татарского письма. Заяв. 09.08.1924. Опубл. 31.08.1927, Бюл. №В41J1/04.

Әдәбият   

Татарча язу машиналары // Безнең юл. 1925. №2; 

Блестящая победа пишущих машинок «Яналиф»: Массовое производство машин в Казани // Красная Татария. 1930. №12; 

Даже подпись приравняли к политике // Рос. газета. 2001. 23 октябрь; 

Бадрутдинова М., Галимуллина Г. Трагедия изобретателя // Татарский мир – Татар дөньясы. 2010. №4.

Авторлар — М.Ш.Бәдретдинова, Г.Х.Галимуллина