Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостена керә.

1930 елның 10 авгутыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Кәрәкәшле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта «Коммуна» колхозы оештырыла, 1932 елда «Урал» колхозы итеп үзгәртелә, 1950 еллардан – «Ютазы» колхозының үзәк утары (колхозга шулай ук Алма-Ата авылы, Малиновка поселогы, юкка чыккан Андреевка, Восточный, Зәйпе, Красная Заря, Муравейник поселоклары хуҗалыклары керә). 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Кәрәкәшле авылы), 1989 елдан – аерым «Новая жизнь» колхозы, 1993елдан – «Урал» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Урал» күмәк хуҗалыгы, 2002 елдан – «Урал» крестьян-фермер хуҗалыгы, аннары «Нәбиуллин И.М.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1968–2014 елларда – тулы булмаган урта мәктәп, 1990–2017 елларда – балалар бакчасы була.

Поселокта клуб, фельдшер-акушерлык пункты (2018 яңа күпфункцияле үзәк бинасында) эшли.

Күренекле кешеләре

Б.М.Ишморатов (1935 елда туган) – икътисад өлкәсе географы, география фәннәре докторы;

Җ.Г.Нигъмәтов (1939–2019) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Дуслык ордены кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 205,
1938 елда – 348,
1949 елда – 275,
1958 елда – 185,
1970 елда – 298,
1979 елда – 203,
1989 елда – 110,
2002 елда – 236,
2010 елда – 216,
2020 елда – 165 кеше (татарлар – 74%).