Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Иске Тәрбит авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч районында. 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Иске Тәрбит авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Искра” колхозы (беренче рәисе – Я.И.Иванов) оештырыла, 1950 елда – Разин исемендәге колхоз (Иске Тәрбит авылы), 1952 елда –“Восход” колхозы (Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Мәлки, Чүти авыллары) составына керә. 1994 елдан – “Заря” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1972 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. 1960 елларда клуб төзелә, 2015 елда сүтелә.

Күренекле кешеләре

И.Е.Микусев (1937 елда туган) – хирург, травматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы, РФ һәм ТРның атказанган табибы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ю.Е.Микусев (1944–2014) – невролог-реабилитолог, медицина фәннәре докторы.

Халык саны

1926 елда – 385,
1938 елда – 327,
1949 елда – 286,
1958 елда – 223,
1970 елда – 261,
1979 елда – 145,
1989 елда – 82,
2002 елда – 50,
2010 елда – 59,
2017 елда – 44 кеше (татарлар – 95%, чуашлар – 4%).