Эчтәлек

Казан губернасы өязләрендә 1874 елның 27 июнендә кабул ителгән «Крәстиян эшләре буенча җирле учреждениеләр төзелешендәге үзгәрешләр турында нигезләмә» буенча җәмәгать арадашчыларына һәм өяз җәмәгать җыеннарына алмашка оештырыла.

Алпавытлар һәм крәстияннәр арасында җиргә нисбәтле мөнәсәбәтләргә, крәстиян үзидарәсе торышына күзәтчелек итәләр, шул исәптән волость старшиналарының вазифаларга керешүен раслыйлар, волость һәм авыл писарьларын вазифадан азат итәләр, волость идарәләрендәге вазифаи затларга җәза бирәләр, авыл җәмәгате һәм волость идарәләрен тикшерәләр һ.б. Идарәханә составына өяз дворяннары башлыгы (рәис), өяз исправнигы, өяз земствосы идарәсе рәисе, шәрәфле җәмәгать судьясы һәм даими әгъза (һәр 3 ел саен өяздәге дворян-җирбиләүчеләр арасыннан губерна земствосы җыелышында сайланган ике кандидаттан эчке эшләр министры тарафыннан билгеләнә) керә. Крәстиян эшләре идарәханәләре өчен Казан губернасының крәстиян эшләре кабулханәсе апелляция инстанциясе була. Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

1889 елның 12 июлендә кабул ителгән «Земство участок башлыклары турында нигезләмә» һәм Россия Дәүләт Советының император Александр III тарафыннан расланган 1891 ел 16 июнь карары нигезендә бетерелә, вазифалары земство башлыкларына тапшырыла.

Әдәбият  

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 4.

Автор — Е.Б.Долгов