Эчтәлек

Биографиясе

1817 елның 23 апреле, Вологда шәһәре — 1889 елның 22 апреле, Санкт-Петербург.

Чыгышы белән мещаннардан. Шәраб сату белән баеп китә. Казанның Проломный урамында, шулай ук Успенский, Лядов урамнарында шәраб кибетләре була.

Фарсылар белән сәүдә итә. Бакуда беренче нефть эшкәртү заводына нигез сала.

1870 елда Казанда Идел-Кама коммерция банкы бүлеген ача, идарә әгъзасы була.

Тимер юл һәм пароходлар җәмгыятенең акция пакетларының зур өлеше хуҗасы.

Император Александр II нең үзгәртеп корулары либераль тарафдары: сәүдәгәрләр акчасына алпавыт крәстияннәре җирләрен сатып алырга тәкъдим итә, түләү системасын салымга алмаштыру ягында була.

Автор — Л.М.Свердлова