Биографиясе

1895 ел, хәзерге Польша Республикасының Петраков шәһәре – 1968 елның 22 апреле, Иркутск шәһәре.

1924 елда Харьков медицина институтының одонтология һәм 1932 елда дәвалау факультетларын тәмамлый, 1937 елдан шунда ук эшли.

1938–1951 елларда Казан ГИДУВында һәм Казан стомататология институтында стоматология терапиясе кафедрасы мөдире.

1951 елдан Иркутск медицина институтында шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тешнең үзәк тукымасы авыртуын һәм тешнең каты тукымасының сызлавын бастыруга, теш уртларындагы һәм авыз куышлыгындагы лайлалы яры авыруларын дәвалауга карый.

Хезмәтләре

Анафилактическая реакция слюнных желез собаки. Казань, 1946.

Болезни пульпы зубов. М., 1959.

Терапевтическая стоматология. М., 1965.

Әдәбият

Соломон Иосифович Вайс: К 70-летию со дня рождения // Стоматология. 1966. № 3.