Биографиясе

1932 елның 1 декабре, Казан – 2012 елның 5 июне, шунда ук.

1955 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, Проблемалы радиоастрономия лабораториясенең фәнни җитәкчесе (1964 елдан), бер үк вакытта радиоастрономия кафедрасында (1965 елдан); радиофизика кафедрасы мөдире (1982–1998), шул ук кафедраның профессоры (1998 елдан).

Хезмәтләре метеор күренешләрен һәм аларның кулланышын тәҗрибәдә тикшерүгә карый. В.В.Сидоров вакытны наносекундлар төгәллеге белән синхронлаштыру алымнарын нигезли һәм үстерә, метеор матдәсе агымына радиолокацион томографик анализ һәм радиодулкыннарның метеорлы таралу шартларын фаразлау алымнарын эшли һәм куллана. Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы бар. РФА Гыйльми советының «Радиодулкыннарның метеорлы таралуы» (1975 елдан) һәм РФА Милли комитетының «Метеорлар» (1993 елдан) секцияләре рәисе. 1966 елдан «Метеорное распространение радиоволн» еллык фәнни хезмәтләр җыентыгы редакторы (Казан).

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Распространение радиоволн на коротких метеорных радиолиниях // Изв. вузов. Радиофизика. 1997. Т. 40, № 6 (автордаш).

Спектры долгопериодных вариаций полусуточного прилива и преобладающего ветра на высотах верхней мезосферы – нижней термосферы // Геомагнетизм и аэрономия. 2001. Т. 41, № 6 (автордаш).

Метод решения задачи определения координат радиантов метеорных потоков по угломерным данным метеорного радара // Астрон. вестн. 2003. Т. 37, № 3 (автордаш).