Эчтәлек

1991 елда ачыла. «П.К.Ушков вә шөрәкясе химия заводы»ның (1870, архитектура истәлеге) элеккеге контора бинасында урнашкан.

Төрле елларда биредә заводка нигез салучы һәм хуҗасы П.К.Ушков, күренекле галимнәр Б.И.Збарский, Д.И.Менделеев, Л.Я.Карпов эшли. Бинага Д.И.Менделеев (1953) һәм Л.Я.Карпов (1979) истәлегенә ике мемориаль такта урнаштырылган.

Музей мәйданы — 331,2 м2, парк зонасы — 5,1 га; музей коллекцияләре 9 меңгә якын саклау берәмлеге тәшкил итә. «Кокшан-Бондюг-Менделеев» экспозициясе төбәктә 1850 елдан башланган химия сәнәгате тарихын бәян итә. Ушковлар химия сәнәгатен төзегән чорда шунда фәнни консультант булып эшләгән Менделеев эшчәнлеге турындагы материаллар, XIX йөз ахыры — XX йөз башы эшчеләренең хезмәт һәм көнкүреш әйберләре, Д.И.Менделеев һәм австрияле инженер А.Бетгер җитәкчелеге һәм киңәше белән төбәктә 1893 елда төзелгән чүлмәк производствосы әйберләре коллекцияләре тәкъдим ителә. XX йөз тарихына багышланган экспозиция бүлегендә совет чоры химия сәнәгатен оештыручы Л.Я.Карпов эшчәнлеге турындагы документлар, шулай ук илдә бердәнбер хлорлы радий җитештерү сәнәгатенең башлангычы турында сөйләүче материаллар аерым кызыксыну уята. Экспозиция бүлекләренең берсе экология проблемасына багышлана. Анда радиоактив зарарлануның нәтиҗәләрен һәм зарарлы производство төзелешләрен (1988 елдагы полиуретан заводы) юкка чыгару турындагы документлар бар. Музейның аеруча кызыклы экспонатлары арасында — «П.К.Ушков вә шөрәкясе химия заводы, Кама буендагы Алабуга» келәймәсе, «АИУ» (П.К.Ушков хатыны, Александра Ивановна Ушкова) барельефлы вензеле белән парк вазасы (1897); Тихие Горы авылыннан Е.В.Тихонов заказы буенча коеп ясалган өрелмәле шөлдер (1817, оста В.Макушкин); Европа дәрәҗәсендәге сыйфатлы продукциясе өчен «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» АҖ делегациясенә «Химия — 2000» күргәзмәсенең алтын медален тапшыру уңаеннан, ГФРга визиты вакытында Менделеев шәһәре хакимияте башлыгына Вернхайм шәһәре бургомистры бүләк иткән бизәкле тәлинкә (1996, Германия) бар.

Музей каршында ТР тарихчы-архивчылары җәмгыятенең Менделеевск бүлеге, Менделеевск районы керәшеннәренең мәдәни-агарту җәмгыяте, «Менделәй» әдәби берләшмәсе, музейның попечительләр советы эшләп килә.

Ел саен Төбәкне өйрәнү укулары (12 февраль), Халыкара музейлар көне (18 май) үткәрелә. Менделеевск музее хәбәрләре басыла (1–3 чыг., 2002–04).

Музей директорлары — В.Н.Соловьёв (1991–2011), А.А.Андриянов (2011 елдан).

Әдәбият  

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. К., 1999. Т. 1.