Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Баграж, Лысая Гора исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көпчәк, чана ясау, киез итек басу, чабата үрү таралган була.

Авыл башта − Зәйдәге Крестовоздвижение, 1889 елдан Югары Баграж авылының Троица чиркәүләре приходларына карый. XIX йөзнең икенче яртысында авылда кәшәнә баганасы куела (архитектура истәлеге). 1890 еллар башында чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында җәмәгать һәм шәхси су тегермәннәре, икмәк саклау һәм сату кибете була, авыл җәмәгатенең имана җире 1621 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 204 хуҗалыкның 31 ендә ат юк, 165 − бер, ике, 18 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 2321 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 240 умарта оясы теркәлә. 78 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1919 елда авылны колчакчылар басып ала, җирле активистлар атып үтерелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Баграж авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “8 Март”, 1944 елда икенче − Вахитов исемендәге колхозлар оештырыла, 1950 елда алар Вахитов исемендәге колхозга берләшәләр (аңа шулай ук Кече Баграж поселогы да керә). 1959 елдан − шул ук исемдәге зурайтылган колхоз, 1970 елдан – “Үрнәк” совхозы (1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы) (үзәк утары Урта Баграж авылында), 2005 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсенең шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елда яңа бина төзелә), 1940 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1976 елда − урта (1984 елда стандарт бина салына), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда шулай ук “Әкият” балалар бакчасы (2015 елдан мәктәп каршында), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан), мәдәният йорты (аның каршында “Баграж буйлары” (1989 елдан), балалар “Сандугач” фольклор ансамбльләре эшли (2016 елдан)) һәм китапханә (икесе дә − 1986 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

З.М.Кузнецова (1951 елда туган) − педагогика фәннәре докторы, Ульяновск педагогика университеты профессоры;

М.Н.Хөснетдинова (1920−2003) – Социалистик Хезмәт Герое (тулырак мәгълүмат Аксар авылы мәкаләсендә).

Халык саны

1859 елда – 498,
1870 елда – 608,
1884 елда – 902,
1897 елда – 995,
1913 елда – 1268,
1920 елда – 1193,
1926 елда – 1116,
1938 елда – 1092,
1949 елда – 980,
1958 елда – 1061,
1970 елда – 1020,
1979 елда – 705,
1989 елда – 535,
2002 елда – 448,
2010 елда – 444,
2017 елда – 397 кеше (керәшен татарлар).