Биографиясе

1932 елның 15 октябре, Башкортстан АССРның Бөрҗән районы Монасыйп авылы – 2004 елның 11 ноябре, Казан.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1955 ел), Урыссу газ бүлү станциясе башлыгы булып эшли.

1958-1959 елларда Казан магистраль газүткәргечләр идарәсендә баш диспетчер.

1959-1971 елларда Миңлебай газүткәргечләр идарәсендә баш инженер, башлык.

1971-1974 елларда «Татгаз» җитештерү идарәсе башлыгы, 1974-1993 елларда «Таттрансгаз» җитештерү берләшмәсендә генераль директор.

Республика газ хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә (Миңлебай-Казан, Миңлебай-Түбәнкүл, Миңлебай-Ижевск, Оренбург-Зәй газүткәргечләрен төзү һәм файдалануга тапшыру).

Г.Х.Газизов җитәкчелегендә продуктүткәргечләрне эшләтеп җибәрү технологиясе, ремонт-яңадан торгызу эшләрен алып бару алымнары эшләнелә, сыекландырылган газ һәм сыек углеводородларны ерак араларга күчерү үзләштерелә.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Солнце греет и ночью: Летопись Таттрансгаза. Казань, 2000. Ч. 1.