1931 елның 30 октябрендә оештырыла.

Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Башкортстан Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Азнакай шәһәре.

Мәйданы — 2141 кв.км.

Халкы 2017 елда — 6202 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 80,8%, руслар — 14,9%).

Район 78 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 19 маенда раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл җирлектә алтын белән каймаланган яшел калкулык өстеннән аякларын җыеп һәм очлары кара канатларын җәеп уң якка очучы көмеш лачын».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча киңлекләре тигез булмаган өч — кызыл, сары һәм яшел буйларга бүленгән (34/1/10), кызыл буй уртасында очып баручы ак лачын сурәте урнаштырылган туры почмаклы тукыма».

Символика нигезләмәсе

Азнакай — кызыклы һәм бай традицияләре булган төбәк. Район үзәге — Азнакай шәһәре, 1762 елдан билгеле. Районның гербында аның тарихи һәм хуҗалык эшчәнлеге үзенчәлекләре күрсәтелә. Гербның төп фигурасы — лачын, куәт, очыш, максатка омтылыш, ирек символы — районның үзен һәм анда яшәүчеләрне чагылдыра; кара силуэт, кошның ыргылып атылган фонтанны хәтерләтеп югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезен тәшкил итүче нефть тармагына ишарә, хәрәкәт, үсеш, киләчәккә омтылыш, алдагы көнгә ышаныч билгесе. Очыштагы кош шул ук вакытта мәдәни традицияләрнең тотрыклылыгын, рухи хәзинәләрнең буыннан буынга күчүен ассызыклый. Көмеш төс — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу символы.

Районда авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән: бөртекле культуралар, көнбагыш, шикәр чөгендере игелә; мөгезле эре терлек, сарык асрала. Алтын төстәге буй икътисадның аграр тармакларын күрсәтә. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, экология, үсеш; кызыл — хезмәт, көч, кыюлык, матурлык һәм бәйрәм символы, Азнакай районын республиканың аеруча алга киткән төбәге буларак сыйфатлаучы билге.

Авторлар коллективы

Р.Тимкин (Азнакай), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).