И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гази Заһитов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1921 елның 20 августы, хәзерге Башкортстан Республикасының Мишкә районы Янагыш авылы – 1953 елның 23 августы, шунда ук.

Бөре медицина училищесендә укый.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1945 елда 136 нчы армиянең Режец артиллерия бригадасы өлкән сержанты, разведчигы.

1945 елның 30 апрелендә капитан В.Н.Маков төркеме составында (өлкән сержантлар А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко, сержант М.П.Минин) Рейхстагны штурмлауда катнаша; күкрәгендә үтәли җәрәхәт булуга карамастан, 22 сәгать 30 минутта, М.А.Егоров һәм М.В.Кантариягә кадәр үк, М.П.Минин белән бергә беренче булып Рейхстаг бинасындагы «Җиңү алиһасе» дигән скульптур төркем өстенә үз частенең байрагын кадап куя.

Бу батырлыклары өчен 3 нче Удар армиянең командующие генерал-полковник В.И.Кузнецов әлеге төркемнең башка кешеләре белән бергә Заһитовны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә, әмма 1 нче Белоруссия фронты командующие Г.К.Жуков карары буенча алар барысы да Кызыл Йолдыз ордены белән генә бүләкләнә.

1946 елдан Заһитов БАССРның Мишкә районы Уръязы мотор-трактор станциясендә механик, Янагыш авыл советы рәисе булып эшли.

Заһитовның тормышы һәм батырлыгына багышлап Ш.З.Рәкыйпов «Геройлар үлмиләр» (Казан, 1978) һәм И.Ә.Абдуллин «И вспыхнул стяг над Рейхстагом» (Уфа, 2007) исемле китаплар язалар.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Рәкыйпов Ш. Чын тарих шуннан гыйбарәт... // Шәһри Казан. 2002. 8–11 май.

Высоцкий В.Н. Мероприятие «Терминал». Потсдам, 1945. М., 1975.

Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. Бой первый – бой последний // Литературная запись Б.Данюшевского. М., 1975.

Иванов Н.Д. Кто поднял знамя над Рейхстагом? // Российская газета. 1995. 29 апреля.

Ямской Н. Знамя № 5 // Литературная газета. 2001. 16–22 мая.

Авторлар: Ш.С.Мостафин, Г.С.Сабирҗанов