Куйбышев сусаклагычы Сумка култыгының көнбатыш ярында, Яшел Үзән районының шәһәр тибындагы Васильево поселогына каршы урнашкан.

1983 елда билгеләнә.

Мәйданы 100 га.

Соры челәннең яшәү урыны урман массивында, ТРда иң зурлардан исәпләнә, 1960 еллардан билгеле. Оялау урыны — карт наратлар (150–200 яшь, биеклеге 30–35 м).

1980 еллар башында 400 дән артык оя исәпләнә. 1990 елда колония яңа яшәү урынына (урманның көнчыгыш өлешенә, култыкка якынрак) күчә.

Антропоген (шул исәптән 1996 елдагы урман янгыны) һәм табигый (мәсьәлән, 2000 елдагы давыл) факторларга бәйле рәвештә кошлар саны кими.

2000 еллар башына оялар саны кабат торгызыла.

Табигать истәлегендә амфибияләрнең 3 (кызыл корсаклы су «үгезе», буа һәм күл бакалары), рептилияләрнең 3 (җитез һәм тереләй тудыручы кәлтәләр, гади тузбаш), кошларның 36 (саз һәм болын карчыгалары, елак карчыга, кара тилгән, яр чыпчыгы), имезүчеләрнең 11 төре (ак түшле керпе, бурсык) яши.