Тарихы

1715 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

XX йөз башында мәчет (1835 елдан билгеле), ир балалар һәм кызлар өчен мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау кибете, бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 893 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Донбасс” колхозы оештырыла, соңрак “Кызыл Донбасс” (үзәк утары) итеп үзгәртелә. 1950 елда “Парижская коммуна” колхозы белән берләштерелә. 1959–2006 елларда – Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, “Муса” мәчете бар (1999 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Җәмәк туктаулыгы (буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Галиев (1912–1997) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое (туган авылында җирләнә).

Халык саны

1795 елда – 154,
1859 елда – 320,
1870 елда – 411,
1884 елда – 475,
1897 елда – 633,
1906 елда – 700,
1913 елда – 887,
1920 елда – 880,
1926 елда – 429,
1938 елда – 516,
1949 елда – 296,
1958 елда – 331,
1970 елда – 373,
1979 елда – 320,
1989 елда – 207,
2002 елда – 210,
2010 елда – 174,
2017 елда – 196 кеше (татарлар).