Эчтәлек

ТАССРда национализацияләү 1917 елның ноябреннән 1921 елның маена кадәр уздырыла. Национализацияләү 1917 елның 26 октябрендә Эшче һәм солдат депутатларының 2 нче Бөтенроссия съездында кабул ителгән, хосусый милектәге җирләрне конфискацияләү һәм барлык җирләрнең дәүләт милкенә күчүе турында белдергән Җир турындагы декрет белән башлана. Әлеге декретка нигезләнеп, Казан губернасы крәстиян депутатларының 3 нче съезды алпавыт, хосусый милекче, монастырь, чиркәү, патша гаиләсе һ.б. милек хуҗасына караган барлык сөрүле җирләр һәм болыннарның халык байлыгы дип игълан ителүе һәм волость җир комитеты карамагына тапшырылуы турында карар чыгара.

1917 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, ТАССР өязләрендәге файдалануга яраклы барлык җирләрнең тулай мәйданы 5,5 млн га, шул исәптән крәстиян җирләре — 3,3 млн га (58,3%), хосусый милектәге җирләр — 926,8 мең га (14,1%), казна, чиркәү һәм монастырь җирләре 1,3 млн га дан артык (27,6%) тәшкил итә. Хосусый милектәге җирләрнең 60% тан артыграгы алпавыт җирләре була. Алпавыт утарларын конфискацияләү 1918 елның язына нигездә тәмамлана. Ноябрьгә монастырь һәм чиркәү җирләрешулай ук волость җир комитетлары һәм өяз Крәстиян депутатлары советлары карамагына күчә. 1 млн га га якын җир крәстияннәргә файдалану өчен бушлай бирелә, 151 мең дисәтинә мәйдандагы урман национализацияләнә. Бу чаралар белән бергә, крәстияннәр җир өчен еллык аренда түләвеннән азат ителәләр. Аренда бәясенең тулай суммасы алтын акча белән 10 млн сум исәпләнә.

Казан губернасында банкларны национализацияләү процессы Казанда совет хакимияте урнашу белән үк башлана. 1917 елның 26 октябрендә Кызыл гвардия тарафыннан почта, телеграф, телефон станциясе, вокзал һәм Дәүләт банкының Казан бүлеге алына. Банк исәп-хисапларын һәм мөлкәтен тикшерү,шулай ук Дәүләт банкы эшен оештыру өчен РКП(б)ның Казан комитеты һәм ревком әгъзасы А.И.Бочков — Дәүләт банкының комиссары, Эшче һәм солдат депутатларының Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы А.С.Гордеев казначысы итеп билгеләнә. Казан губернасында банк-кредит учреждениеләрен национализацияләү БҮБКның банклар эшен дәүләт монополиясе дип игълан иткән «Банкларны национализацияләү турында»гы 1917 ел 14 декабрь Декреты нигезендә башкарыла. ХКСның «Хосусый җир банкларын ликвидацияләү турында»гы 1917 ел 24 декабрь Декреты нигезендә 1919 елның февралендә Дворяннар җир банкы һәм Крәстиян җир банкының Казан бүлекләре һ.б. банклар бетерелә. 1918 елның 10 мартында Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы президиумы «Финанс комиссарына элеккеге хосусый банкларны бетерү эшенә керешергә тәкъдим итәргә» дигән карар чыгара. Шул ук айда Казан шәһәр җәмәгать һәм сәүдәгәрләр коммерция банклары; Төньяк, Рус-Азия, Азов-Дон, Петроград халыкара коммерция банкларының, Идел-Кама коммерция банкының Казан бүлекләре национализацияләнә. Башта алар җирлегендә — 7 бүлек, соңрак 3 банк ачыла: Дәүләт банкы, 1 нче халык банкы (элеккеге Сәүдәгәрләр банкы) һәм 2 нче халык банкы (элеккеге Идел-Кама банкы). Төп эшчәнлекне Дәүләт банкы алып бара, башкалары аның филиаллары санала. 1918 елның көзендә барлык банклар РСФСР Халык банкының Казан бүлеге составына кертелә, төбәктәге барлык акча операцияләре шушы банкта башкарыла.

Сәнәгатьтә, транспортта һәм халык хуҗалыгының башка тармакларында национализацияләү 1917 елның ноябрь–декабрендә — 1918 елда тормышка ашырыла башлый. 1918 елның 23 гыйнварында ХКСның диңгез һәм елга флотын национализацияләү турындагы Декреты басылып чыга. 1918 елның 27 гыйнварында суднолар берлегенең Казан район комитеты Идел елгасы флотын (комиссары итеп И.Гаврилов билгеләнә) национализацияләү тәртибе турында карар кабул итә. Идел елгасы бассейнының фәкать бер Казан районында гына да 19 пароход компаниясенең һәм суднолар тотучы 94 хосусый милек хуҗасының йөзмә милке һәм яр буе корылмалары национализацияләнә. Сәнәгатьтә һәм траспортта эшчеләр контроле кертелү национализацияләүне тормышка ашыруның бер шарты итеп куела. БҮБК һәм ХКСның 1917 ел 14 ноябрь Нигезләмәсе белән 5 яки артыграк яллы эшче эшли торган һәм еллык әйләнеше 10 мең сумнан арткан барлык предприятиеләрдә эшчеләр контроле кертелә. Күзәтчелек итү җитештерү процессына, продукция һәм чималны сатып алу, сату, саклауга,шулай ук предприятиенең финанс эшчәнлегенә кагыла, шушы предприятиенең үз эшчеләре тарафыннан сайлау оешмалары аша башкарыла. Казан губернасында эшчеләр контроле органнарыннан фабрика-завод комитетлары һәм алар тарафыннан төзелгән контроль комиссияләре киң таралыш ала. Эшчеләр контроле органнары кабул иткән карарлар эшмәкәрләргә мәҗбүри итеп куела. 1918 елның көзенә барлыгы 21623 эшче исәпләнгән 147 завод һәм фабриканың 83 ендә (56,5%) фабзавкомнар оештырыла, 48 ендә (32,7%) эшчеләр контроленең махсус органнары була. 1918 ел ахыры — 1919 ел башына төп эшче массалар тупланган предприятиеләрдә эшчеләр контроле һәм эшчеләр идарәсенең йогынтысы көчәя. Эшчеләр контроле органнары эшмәкәрләрнең җитештерү, финанслар, заказларны үтәү һәм урнаштыру, чимал белән тәэмин итүгә кагылышлы идарә эшчәнлегендә катнашалар. Совет хөкүмәте эшчеләр контроленнән банклар, сәнәгать, транспортны национализацияләү нигезендә турыдан-туры хуҗалык белән идарә итүгә күчерүне РСФСР Югары Халык хуҗалыгы советы (ЮХХС) һәм аның җирле органнарына (ХХС) тапшыра.

Национализацияләү 3 этапта тормышка ашырыла. 1 нче этап 1917 елның ноябреннән ХКСның эре сәнәгатьне национализацияләү турындагы 1918 ел 28 июнь Декреты басылып чыкканчыга кадәрге чорны эченә ала. Татарстан территориясендә сәнәгатьне национализацияләү «казна предприятиеләре» дип йөртелгән предприятиеләрне (дары, снаряд, артиллерия, хәрби оптика һәм хәрби химия складлары, Казандагы һәм Чистайдагы хәрби складлар, типографияләр һ.б.) совет хакимиятенең беренче көннәреннән үк дәүләткә күчерүдән башлана. 1 нче этапта сәнәгатьне национализацияләү мәсьәләсе «югарыдан» һәм «түбәннән» революцион ыргым юлы белән хәл ителә. 1918 елның июленә кадәр национализацияләүдә төп рольне депутатларның җирле советлары башкара. Алар башлыча азык-төлек предприятиеләрен һәм җирле тормышта уңайлыклар тудыру белән шөгыльләнүче предприятиеләрне национализациялиләр. Фабрика һәм заводларны национализацияләү өчен эшмәкәрләр тарафыннан саботаж оештырылу, аларның дәүләткә буйсынмаулары һәм эшчеләр контролен танымаулары; хуҗаларның предприятиене ябарга омтылуы; финанс ягыннан җитешсезлекләр яки предприятиенең бурычлары сәбәп итеп күрсәтелә; дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия предприятиеләршулай ук беренче чиратта дәүләт милкенә күчерелә. Национализацияләү конфискация рәвешендә уздырыла, ягъни предприятие бушка алына. 1 нче этап дәвамында 50 ләп сәнәгать предприятиесе национализацияләнә; дәүләт милкенә фәкать 2 предприятие күчерелә. ЮХХСның 1918 ел 31 май һәм 27 июнь карарлары нигезендә «И.Г.Стахеев һәм варислары» сәүдә йорты һәм, «дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия» предприятиеләр буларак, Ушковның Бондюгтагы, Казан, Кокшан һәм Самарадагы химия заводлары национализацияләнә. 2 нче этап 1918 елның 28 июненнән (Эре сәнәгатьне национализацияләү турында декрет кабул ителгән көннән) 1920 елның 29 ноябренә кадәр дәвам итә. Бу чорда губерна ХХС, ЮХХС һәм ХКС санкцияләренә таянып, сәнәгатьнең аерым тармакларында национализацияләү уздыра, бу эш эзлекле рәвештә, тәртип белән, предприятиеләрнең күчешкә әзерлеге исәпкә алынып үткәрелә. Ләкин Татарстан территориясен дә чолгап алган Гражданнар сугышы национализацияләү барышына үзгәрешләр кертә. Хосусый милектәге байтак предприятиеләрнең (40 лап завод һәм фабрика, шулардан 32 предприятиедә эшләүчеләрнең гомуми саны — 10172 кеше) хуҗалары акгвардиячеләргә ияреп качып китә. Әлеге предприятиеләр дәүләт милкенә әверелә. Тизләтелгән национализацияләү җитештерүне көйләүдә өстәмә кыенлыклар тудыра, чөнки эшчеләрнең идарә итү тәҗрибәсе булмый. 1918 елның 28 июнь Декреты нигезендә, дәүләткүләм әһәмияткә ия булулары исәпкә алынып, иң беренчеләрдән Алафузов предприятиеләре һәм бертуган Крестовниковлар заводлары национализацияләнә. 3 нче этап ЮХХСның вак предприятиеләрне национализацияләү турындагы 1920 ел 29 ноябрь карары кабул ителүдән башланып китә. Бу карар аерым шәхесләр яки җәмгыятьләр милке булган, эшләүчеләр саны 5 тән арткан һәм механик двигательләр кулланылган яки эшләүчеләр саны 10 нан арткан, әмма механикалаштырылмаган предприятиеләргә кагыла. Бу чорда Татарстанда шундый 103 предприятие национализацияләнә. 1917–1921 дә полиграфия, химия, металл эшкәртү, агач эшкәртү, урман, азык-төлек, тире-күн сәнәгатенә, җиңел сәнәгатькә караган завод һәм фабрикалар дәүләт милкенә күчерелә. 1921 елның маена Татарстан буенча 450 дән артык предприятие национализацияләнә. 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында ТАССРның цензлы сәнәгатендә хосусый сәүдә-сәнәгать капиталы ахыргача бетерелә.

Национализацияләү нәтиҗәсендә хосусый җир милекчелеге, базар мөнәсәбәтләренә корылган сәүдә-сәнәгать эшмәкәрлеге юкка чыгарыла, аларга алмашка дәүләт милкенә нигезләнгән, продукция җитештерү-тарату катгый үзәкләштерелгән, алга таба «социалистик икътисад» дип аталачак система төзелә.

Әдәбият

Белялов У.Б. Начало социалистических преобразований в экономике Казанской губернии (октябрь 1917 — август 1918). К., 1961;

Залялов А.М. Социалистические преобразования сельского хозяйства в Татарии (1917–1937 гг.). К., 1974;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976.

Автор — К.А.Нәҗипова