- РУС
- ТАТ
Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2023)
1949 елның 16 сентябре, Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылы – 2024 елның 30 марты, Казан. Казанда "Әл-Мәрҗани" мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнә.
Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең 7 нче авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесын (1966), Казан университетының тарих-филология факультетын (1983) тәмамлый.
1966–1968 елларда Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районының "Большевик" колхозында электромонтер булып эшли; 1968–1971 елларда Салехард балык консервлау комбинатында (Салехард шәһәре). "Красный Север" газетасының "Полярный круг" әдәби берләшмәсе әгъзасы, "Красный Север" газетасында штаттан тыш хәбәрче.
1971 елда Татарстанга килә. 1971–1981 елларда бер-бер артлы Татарстанда һәм Төмән өлкәсендә яши. 1971–1973 елларда Бөтенсоюз "Энергомеханизация" трестының "Татаэнергомеханизация" кече механикалаштыру идарәсендә электрослесарь булып эшли (Чаллы шәһәре). Ул чорда "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы була. 1973–1977 елларда Казан университеты студенты, "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы.
1977 елда Төмән өлкәсенә әйләнеп кайта: 1977–1981 елларда "Новоникольский" совхозында баш энергетик, 1980–1981 елларда Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районының "Большевик" колхозында электромонтер.
1981 елдан даими Казанда яши. 1981–1983 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты нәшриятында "Агитатор блокноты" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983–1984 елларда Казан резина-техник эшләнмәләр заводында резина катнашмаларын вальцовкалаучы; 1984–1998 елларда "Татгражданстрой" трестының сантехник һәм электромонтаж эшләре идарәсендә электромонтажник, электромонтаж участогы мастеры, прораб, өлкән прораб. 1998–2010 елларда электромонтаж эшләре өлкәсендә эшләүче предприятие җитәкчесе.
1999 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.
Шәүкәт Гаделша – тугыз шигырь җыентыгы авторы: "Ярык мөгез" (1997), "Ядрə тигəн" (1998), "Сөмəн кадыйм" (2000), "Җилгə моң дыңгычлыйм" (2003), "Аучы җыры" (2004), "Чоңгыл" (2006), "Иман капка ачканда" (2011), "Табигать баласы" (2014), "Себерем – үз җирем" (2019).
Ш.Гаделша әсәрләре халыкчанлык һәм сәнгать чараларының байлыгы белән аерылып тора. Шагыйрь пейзаж лирикасын фәлсәфә лирикасы белән тыгыз бәйләп, туган ягы табигатен тасвирлауга яңалык кертә; табигать образларын куллану мөмкинлеген яңа эчтәлек белән баетып киңәйтә.
Шагыйрьнең шигырьләрендә Себер тарихы, татар дөньясының аерылгысыз өлеше буларак күрсәтелгән Себер табигате образлары, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, үткән һәм киләчәк турында борчылулар чагылыш таба.
Мәхәббәт, тугрылык, патриотизм һәм гражданлык позициясе күпчелек дәрәҗәдә "Чоңгыл", "Иман капка ачканда" җыентыкларындагы шигырьләрдә ачыла. Аңа җәмгыятьнең актуаль проблемалары турында әсәрләр кергән.
Яшәү мәгънәсе, картлык, үлемнең якынлашуы, кече Ватаныңны сагыну кебек темалар "Себерем – үз җирем" исемле соңгы җыентыкка кергән шигырьләрдә үзәк урында торалар.
Ш.Гаделша туган телнең байлыгын оста куллана, кирәк булганда һәм идея эчтәлеге таләбе буенча, үзенең эстетик идеалларыннан чыгып, тел чараларын яңадан эшли.
Ш.Гаделша шигъриятенең образлылыгы фольклор традицияләренә таяна. Образлар системасының төп объектлары булып урман, агачлар, кошлар һәм башкалар тора. Шуның белән бергә шагыйрь табигать образларын куллану чикләрен, аларны яңа эчтәлек белән тулыландырып киңәйтә. Ул табигать образларын лирик геройның эчке дөньясын, рухи халәтен тасвирлау өчен куллана. Аның шигырьләрендә табигать кешене дәвам итә яисә алыштыра.
Шагыйрь Себерне кешенең шәхси сыйфатларына тәэсир итәргә сәләтле бердәнбер төбәк буларак кабул итә. Төбәкнең бик зур киңлекләре кешеләрдән миһербанлы, мәрхәмәтле булуга сәләтлелектә күренгән гадәттән тыш тәртипне таләп итә. "Себер татары" шигырендә мәрхәмәтле булу – ул нәкъ менә Себер татарларына хас билге, дигән фикер үткәрелә.
Тарихи материаллар аша шагыйрь Себернең өстенлеклелеге идеясен үткәрә һәм аңа мөнәсәбәте булу тойгысы авторның эчке кичерешләрендә күренә. Себернең үткәне – бүгенге көннәрнең сагышы, дип белдерә шагыйрь.
Ш.Гаделша иҗаты өчен халык авыз иҗатының аерым жанрларына охшатып стильләштерү хас, мәсәлән, лирик җырларга.
Шагыйрь үзе еш кына үзенең әсәрләрен шулай атый да: "Аучы җыры", "Тундра кызы җыры". Бик еш шагыйрь халык җырының онытылган ритмикасын яңадан тудыра. Мәсәлән, "Яфрак бүген коела да коела..." шигыре татар әдәбиятында сирәк очрый торган 11/11 размеры белән язылган.
Ш.Гаделша яңа үенчәлекле образлар системасын булдыруга ярдәм итеп, үзенә бер төрле язу рәвеше белән хәзерге татар шигъриятенә сизелерлек өлеш кертә, аларда дөньяга карашның аерымлылыгы һәм әйләнә-тирә чынбарлыкны хис белән кабул итү мөһим урын алып тора.
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2019), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2019) белән бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләге (2015), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2023) лауреаты.
Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районының Киндерле авылы китапханәсенә Шәүкәт Гаделша исеме бирелә (2023).
Ярык мөгез. Казан, 1997.
Ядрә тигән. Казан, 1998.
Сөмән кадыйм. Казан, 2000.
Җилгә моң дыңгычлыйм. Казан, 2003.
Аучы җыры. Казан, 2004.
Чоңгыл. Казан, 2006.
Иман капка ачканда. Казан, 2011.
Табигать баласы. Казан, 2014.
Себерем – үз җирем. Казан, 2019.
Әхмәтҗанов Р. Җирсү // Аучы җыры. Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. Б.5–10.
Гыйльманов Г. Шагыйрьнең урманы // Ярык мөгез. Казан: Татар кит. нәшр., 1997. Б.3–10.
Гыйльманов Г. Көйгә кайту // Ядрә тигән. Казан: Матбугат йорты, 1998. Б.73–76.
Загидуллина Д.Ф. Принципы организации субъектной сферы в лирике Шауката Гадельши // Татарская поэзия рубежа XX–XXI веков (1986–2015 гг.): эстетические ориентиры и художественные поиски. Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. С. 146–155.
Морат Г. Чалдун // Җәяүле кошлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. Б.202–209.
Сайфулина Ф.С. Сибирский топос в татарской поэзии второй половины XX столетия (по творчеству Б.Сулейманова и Ш.Гадельши) // Омский научный вестник. 2006. №10 (49). С. 141–144.
Сайфулина Ф.С. Формирование и развитие татарской литературы Тюменского региона. Тюмень: Вектор Бук, 2007.
Фаизова Л.Х. Особенности творчества сибирского татарского поэта Шауката Гадельши: дис. … канд. филол. наук. Тобольск, 2006.
Фаизова Л.Х. Поэтический мир сибирско-татарского поэта Шауката Гадельши: тематическое разнообразие, языковое богатство и народность // Вестник Челябинского государственного педагогического университета. 2014. №6. С.269–278.
Фәизова Л.Х. Язмышының дәрьясы – Казан-Төмән арасы... (Себер-татар шагыйре Шәүкәт Гаделша иҗаты). Казан: Идел-пресс, 2008.
Шаукат Гадельша – певец родной земли, гордость татарского народа. Жизнь замечательных людей (Күренекле шәхесләр) / составители: Алишина Х.Ч., Сибгатуллина М.Ш.; отв. ред. Х.Ч. Алишина. Тюмень: Печатник, 2019.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.