Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле.

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, он тарту, балта һәм агач эшләре, буяу һөнәрчелекләре киң тарала.

1720 елда авылда Рождество чиркәве, 1867 елда Изге Гурий борәдәрлеге мәктәбе, 1873 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы училищесе, 1889 елда кыз балалар өчен башлангыч белем бирү мәктәбе ачыла.

XX йөз башында су тегермәне, тимерчелек, буяу йорты, 4 ашханә, шәраб, сыра һәм 9 вак-төякләр кибете эшли, мәчет (1917 ел, архитектура истәлеге, 2000 елларда сүтелә) бар; шимбә саен базар җыела.

XIX йөз ахырыннан көчләп чукындырылган авыл халкы православиедән кире исламга кайта башлый. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1892 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге үзәге.

1950 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, 1950 елда җидееллык итеп, 1986 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда Шмидт исемендәге итеп, 1952 елда Тельман исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1967 елда яңа “Ватан” совхозы оештырыла. 1995 елдан “Ватан” күмәк предприятиесе, 2002 елдан “Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы”.

Халкы күбесенчә “Ватан” агрофирмасы” һәм крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда балалар бакчасы (1997 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли, “Сәүбән” мәчете бар (2002 елдан).

«Сәүбән» мәчете. Татарстанның Арча районы Апаз авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

  • Ф.Г.Әхмәтов (1947 елда туган) – биология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты;
  • И.Г.Нуриев (1967 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган азык сәнәгате хезмәткәре, Арча муниципаль районы башлыгы (2015 елдан);
  • Ф.С.Сибагатуллин (1950 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, РФ Дәүләт Думасы депутаты (2007 елдан);
  • А.А.Троянский (1779–1824) – тел белгече, педагог.

Татарстанның Арча районы Апаз авылы мәктәбе

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 190 ир заты;
1859 елда – 831,
1897 елда – 1125,
1908 елда – 1363,
1920 елда – 1220,
1926 елда – 1152,
1938 елда – 898,
1949 елда – 757,
1958 елда – 803,
1970 елда – 871,
1979 елда – 711,
1989 елда – 647,
2002 елда – 583,
2010 елда – 571,
2015 елда – 560 кеше (татарлар).