Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә марилар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Ошлан исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1050,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Пыжмара авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Авангард” колхозы оештырыла, 1958 елдан – Сталин исемендәге колхоз, соңрак – Фрунзе исемендәге колхоз, 1963 елдан “Кама” колхозы составында. 1995 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 227,
1884 елда – 346,
1905 елда – 416,
1920 елда – 417,
1926 елда – 416,
1938 елда – 255,
1949 елда – 208,
1958 елда – 163,
1970 елда – 117,
1979 елда – 83,
1989 елда – 49,
2002 елда – 52,
2010 елда – 49,
2015 елда – 48 кеше (татарлар).