- РУС
- ТАТ
Җәләлетдинов Латыйф Җәләлетдин улы. Тел белгече, педагог, филология фәннәре докторы (1954), профессор (1958)
1894 елның 17 ноябре, Самара губерниясе, Мәләкәс өязе Татар Урайкиносы (Иске Кызылсу) авылы – 1966 елның 1 августы, Казан.
Л.Җәләй Мәләкәс мәдрәсәсендә белем ала (1911).
1921 елдан Самара шәһәрендә: балалар йорты мөдире, педагогия техникумында укытучы.
1928–1929 елларда Л.Җәләй халык мәгарифе бүлеге инспекторы. 1929–1932 елларда Кузнецк һәм Мәләкәс шәһәрләре партия мәктәпләрендә эшли.
1933 елдан Казанда. 1935–1944 елларда Казан педагогия институтында. 1944 елдан Казан университетында, бер үк вакытта 1962 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли (1951–1953, 1956, 1961 елларда тел белеме секторы мөдире).
Хезмәтләре татар теле тарихы, орфоэпиясе, стилистикасы, диалектологиясе, тарихи тел белеме, татар халкының борынгы әдәби ядкәрләрен өйрәнүгә карый.
Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, А.Шамов һ.б. татар язучыларының иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләр; мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.
Татар диалектологиясе. Казан, 1947.
Татар теленең орфоэпик нигезләре. Казан., 1953.
Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. Казан, 1954.
Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. Казан, 1957 (автордаш).
Сабиров К. Профессор Л.Заляй и татарское языкознание // Вопрасы татарского языкознания. Казань, 1965. Кн. 2.
Якупова Г. Латыф Залялетдинович Залялетдинов // Советская тюркология. 1974. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.