Эчтәлек

Офортны энәле яки штрихлы төргә, йомшак лак, акватинта, резерваш, лавис һ.б.га аерып йөртәләр. Инәле офортта рәсем махсус инәләр ярдәмендә штрихлы рәсемне ирекле техникада металл такта өслегендәге грунтны (штрихлы фон) тырнау юлы белән барлыкка килә. Алга таба кислоталар белән ашатып рәсемнең аерым детальләрен ачыклыйлар, нәтиҗәдә штрих белән бирелгән аермалыкларга ирешелә. Офорт техникасы XV–XVI йөзләр чигендә барлыкка килә, XVII–XVIII йөзләрдә Европа сәнгатендә киң таралыш ала (бакыр, XIX йөздә цинк пластиналар кулланыла). Офортның төбәктәге үсеше җирле типография (Азия, Губерна идарәсе, Казан университеты типографияләре) басмалары өчен иллюстрацияләр эшләгән рәссам һәм гравюрачылар Н.Н.Кафтанников, А.В.Котельников, Л.Шевиц, П.Ф.Табуре иҗатларына нисбәтле.

XIX йөзнең 1 нче яртысында Казанда офортның темасы һәм стиле китап һәм журнал графикасы, уку әсбапларын бизәү, картографика басмалары үсешенә бәйле була. Офорт техникасында башкарылган Казан күренешләре һәм архитектура һәйкәлләре, борынгы Болгар истәлекләре, җирле халыклар тормышыннан күренешләр, аңлатмалар урнаштырылган төрле планнар күп кенә Казан басмаларында, шул исәптән «Заволжский муравей» журналында дөнья күрә. Офортка беркатлы, хәйләсез чынбарлык, техник алымнарның гадилеге, табигый хисләрнең җанлылыгы һәм эчкерсезлеге, гравюраны көндәлек альбом графикасы белән якынайтучы ышанычлы автор интонациясе хас. Казан рәссамы В.С.Турин офорт өлкәсендә зур осталарның берсе була. XIX йөз ахырында — XX йөз башында сәнгатьнең мөстәкыйль төре буларак офортның үсешендә 1896 елда САнең әйдәп баручы рәссам-педагогы В.В.Матэның актив катнашы белән Ю.И.Тиссен җитәкчелегендә Казан сәнгать мәктәбендә гравюра бүлеге ачылу мөһим роль уйный. Уеп киселгән классик гравюра һәм офорт укытыла (САдә кабул ителгән методика буенча). Тиссен һәм аның укучылары А.Г.Лошадкин һәм Д.Д.Агафонов хезмәтләрендә «Матэ мәктәбе»нең тонлы гравюра йогынтысы бәхәссез; Л.Ф.Овсянников, П.М.Дульский, В.С.Щербаков офортларында материалга һәм техникага шәхси авторлык мөнәсәбәте күбрәк чагыла. Техника күптөрлелеге (йомшак лак, акватинта, тарттыру, коры инә) һәм төрләре (авторларның тематик офорт альбомнары, шул исәптән Казан архитектурасы истәлекләренә багышланганнары), стилистик юнәлешләре һәм жанрлары (портрет, пейзаж, жанрлы композицияләр, натюрмортлар) булган офорт сәнгате үсеше Казан дәүләт сәнгать остаханәләре берләшмәсе «Всадник» (1920–1924) әгъзалары Н.С.Шикалов, И.Н.Плещинский, М.Г.Андреевская, В.В.Кудряшов һ.б.ның эшчәнлегенә нисбәтле. Офорт үсешендә И.П.Плещинский иң нәтиҗәле рәссамнарның берсе була. Аның әсәрләрендә сәнгати образ уеплауның техник алымнарын файдалану юлы белән барлыкка килә. Алга таба офорт социалистик реализмның кырыс кысалары һәм 1920 елларның 2 нче яртысында — 30 еллар башында Казаннан күп кенә әйдәп баручы осталарның (офорт техникасы Н.М.Сокольскийның аерым әсәрләрендә генә файдаланыла) китүе сәбәпле кими төшә.

Офортның XX йөзнең 2 нче яртысында кабаттан яңарыш кичерүе илнең төрле югары уку йортларында һөнәри әзерлек алган һәм күптөрле стилистик агымнар алып килгән рәссам-графикларның иҗаты белән бәйле (И.К.Колмогорцева, Л.М.Кальюранд, Т.А.Зуев, Ю.М.Каспин, А.Р.Туманов, Ю.Б.Лысогорский). 1960 елларда М.К.Мавровскаяның актив катнашында ТАССР Рәссамнар берлегендә офорт остаханәсе оештырылу аның техник базасын ныгыта, офортчы-рәссамнар даирәсе киңәя (Н.У.Әлмиев, И.В.Антонова, Ю.Л.Бердников, Р.Х.Галимов, В.А.Дайчман, С.Х.Ибраһимова, В.Р.Иванов, В.И.Ильин, В.В.Карасёва, Р.Т.Сафиуллин, Г.Л.Эйдинов). XX йөз ахырыннан О. республиканың башка шәһәрләрендә дә уңышлы үсеш ала (Р.Ф.Галиуллин, Яшел Үзән шәһәре; В.И.Сынков, А.В.Халдеев, Ю.Г.Свинин, Т.Т.Самойлова, Чаллы шәһәре һ.б.). Әлеге сәнгать төренең тематикасы баеганнан-байый: шәһәр пейзажы жанры, Бөек Ватан сугышына, борынгы әйберләргә, архитектура истәлекләренә багышланган аерым тематик серияләр, әдәби әсәрләр үрнәкләре буенча хикәяләү һәм символик-аллегорик характердагы әсәрләрнең киңәйтелгән цикллары һәм шулай ук портрет жанры — мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре образлары. Офорттагы сәнгати сурәтләү чаралары диапазоны күптөрле: төсле офорт, миниатюралардан алып зур табаклы хезмәтләргә кадәр төрле форматлардан файдалану, акварель белән иллюминацияләү, тагын да катлаулана һәм камилләшә барган уеплау техникасы. Офорттагы заманча агымнар постмодернизм сәнгате йогынтысы һәм сәнгать теленең милли үзенчәлекләрен эзләү белән бәйле.

Әдәбият  

Дульский П.М. Книга и её художественная внешность (В связи с Казанским книгопечатанием). К., 1921;

Корнилов П.Е. Кабинет гравюр Центрального музея ТАССР. К., 1926;

Ключевская Е.П. Гравёрное отделение Казанской художественной школы // Вопр. худож. образования. 1984. Вып. 34;

 шул ук. У истоков Казанской графики // Художник. 1990. № 6;

шул ук. Живая старина гравёрного резца // Татарстан. 1997. № 7;

Султанова Р.Р. Искусство новых городов Татарстана. 1960–1990-е годы. К., 2001.

Автор — Е.П.Ключевская