- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия рядовое
1924 ел, БАССРның Шаран районы Ямадыбаш авылы — 1945 елның 28 феврале, Калининград өлкәсенең Зеленоград районы Переславский бистәсендә туганнар каберлегендә җирләнә.
Туган авылында колхозда бригадир булып эшли.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 536 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкында орудие төзәүчесе (2 нче гвардия армиясенең 14 нче истребитель-танкка каршы көрәшүче артиллерия бригадасы). Дон, Сталинград, Көньяк, 4 нче Украина һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–43), Донбасс, Мелитополь (икесе дә — 1943), Шяуляй, Мемель (икесе дә — 1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 18 августында Шяуляй шәһәреннән (Литва ССР) көньяк-көнбатыш якта барган сугышта батырлык күрсәтә. Һөҗүм вакытында дошманның 10 танкын яндыра.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.
Мөстәкыймов исемен балыкчылар судносы йөртә.
Туган авылында бюсты куела.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2;
Лицом на Запад. Уфа, 1972;
Звёзды не меркнут. Калининград, 1982.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.