Эчтәлек

РМКП. Шундый оешма булдыру фикере беренче тапкыр Россия мөселман эшчеләренең 1918 елның 8–28 мартында узган конференциясендә (Мәскәү) алга сөрелә.

Конференциядә катнашучылар, Б.Мансуровның докладын тыңлаганнан соң, мөселман социалистлар-коммунистлар партиясе төзелү турында белдерәләр. 1918 елның июнь урталарында Казанда көн тәртибенә Казан мөселман социалистлар комитеты составында коммунистлар фракциясе оештыру мәсьәләсе куелган киңәшмә үткәрелә, анда булачак партиянең структураларын формалаштыру буенча беренче адымнар ясала, коммунистлар фракциясенә яңа әгъзалар кабул итү кагыйдәләре раслана.

Фракциянең рәисе (А.Каспранский-Измайлов) һәм секретаре (К.Саттаров) сайлана. Мөселман коммунистларының мөстәкыйль оешмасын төзү буенча төп карар Казан, Мәскәү, Петроград, Архангельск, Пермь, Самара, Саратов, Сембер, Урал мөселман революцион оешмалары вәкилләре киңәшмәсендә (1918 елның 17–23 июне, Казан) кабул ителә. Анда Үзәк Комитет әгъзалары (М.Вахитов, Х.Гайнуллин, М.Дулат-Али, Б.Мансуров, И.Рәхмәтуллин, Г.Садриев) һәм Үзәк Комитет әгъзалыгына кандидатлар (Г.Исмәгыйлев, А.Каспранский-Измайлов, Х.Мәүлетов, Н.Яруллин) сайлана.

РМКП программасына нигез итеп РКП(б)ның 7 нче съездында В.И.Ленин тәкъдим иткән РКП(б) Программасы проекты алына. «Эшче» газетасын нәшер итә. Партия 1918 елның ноябрендә Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының беренче Бөтенроссия съезды карары белән таратыла, РМКП Үзәк Комитеты РКП(б)ның мөселман оешмалары Үзәк Бюросы итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии. К., 1958.