Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Чернышевский исемендәге коммуна буларак нигезләнә. Нигезләнгән вакытытыннан ТАССРның Арча кантоны Калинин волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чернышевка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Чернышевский исемендәге колхоз оештырыла (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1967 елда “Чернышевский” совхозы итеп үзгәртелә. 2015 елдан “Чернышевка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1976 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (бинасы 1997 елда төзелә), китапханә (1959 елдан), мәчет (2019 елдан); мәдәният йорты каршында “Зоренька” вокаль ансамбле (2002 елдан), “Народный” театр коллективы (2004 елдан) һ.б. эшли.

Халык саны

1926 елда – 23,
1938 елда – 160,
1949 елда – 207,
1958 елда – 191,
1970 елда – 263,
1989 елда – 697,
2002 елда – 837,
2010 елда – 846,
2017 елда – 939 кеше (руслар – 53,2%, татарлар – 42,7%).