Оешуы

Беренче музей экспозициясен 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсе бинасында, авыл советы рәисе В.В.Вафина һәм китапханәче А.Н.Шакированың актив катнашы белән Х.Х.Хәбриева оештыра. Музей җәмәгать башлангычында эшли. Казандагы А.М.Горький әдәби-мемориаль музее филиалы буларак 1971 елда дәүләт статусы ала, 1976–2006 елларда ТАССРның Дәүләт музее (2001 елдан – ТРның Милли музее) филиалы, 2007 елдан ТРның Мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль учреждение.

ТАССР Министрлар советының «Габдулла Тукай мемориаль үзәгенең алга таба үсеше, архитектура-сәнгать ягыннан эшләнеше һәм Яңа Кырлай авылын төзекләндерү буенча чаралар турында»гы 1978 ел 7 декабрь карары нигезендә рәссам Б.Урманче проекты буенча музей комплексы биналары төзелә (яңа экспозиция 1979 елның 25 апрелендә ачыла).

2006 елда, Г.Тукай тууының 120 еллыгына туры китереп, музейда реконструкция үткәрелә.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Габдулла Тукай музее комплексы

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Габдулла Тукай музее комплексы

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Тукай-Кырлай урманы

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Тупланмасы

Экспозиция ике агач бинада урнашкан: мемориаль-көнкүреш экспозициясе – 1892–1894 елларда Г.Тукай-Апушны тәрбияләгән крәстиян Сәгъди Салиховның яңадан торгызылган (1976) йортында, әдәби-сәнгать экспозициясе – махсус төзелгән (1978) ике катлы бинада. Экспозициянең гомуми мәйданы 672,9 кв.м, музей фондларында 900 гә якын саклау берәмлеге исәпләнә.

Булачак шагыйрь Кырлайда игенче хезмәте белән таныша, Фәтхерахман мулла мәдрәсәсендә укый. Әйтүенә караганда, Кырлайда аның «дөньяга күзләре ачыла». Шагыйрьне тәрбиягә алган атасы йортындагы мемориаль күренеш XIX йөз ахырындагы асыл типологик предметлар нигезендә торгызыла.

Экспозициянең әдәби-сәнгать өлеше беренче катта урнашкан, өч бүлектән тора: «Шагыйрьнең балачак еллары», «Уральск», «Казан чоры». Икенче каттагы ике залда Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

Иң кыйммәтле экспонатлар – Тукайның якын кешеләре: апасы Газизә Зәбированың, Хөсәен Ямашев, «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе М.Төхфәтуллин гаиләсенең әйберләре; Г.Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсе җиһазлары; 1905–1907 елларда Уральск шәһәрендәге Тукай наборщик булып эшләгән басмаханәдән китап басу станогы; ул нәшер иткән, хезмәттәшлек иткән газета-журналлар; үзе исән чагында нәшер ителгән басмалар.

Комплексның баш бинасы каршында Г.Тукайга һәйкәл куелган (скульпторы – Б.Урманче).

Ел саен Шигърият көне билгеләп үтелә (26 апрель).

Урманчы Б.И., Заһиров А.К. Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Тукай әсәре буенча скульптура

Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Шүрәле. Г.Тукай әсәре буенча скульптура

Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Музей директорлары

Р.М.Гарипова (1971–1973),

Р.Х.Якупов (1973–1978),

Б.В.Антонов (1978–1983),

Д.А.Шакиров (1983–2000),

Г.Ф.Лотфуллин (2000–2001),

Д.З.Абдуллин (2001–2006, 2006–2014),

Т.К.Гомәров (2006, 2014 елдан).

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Тукай музее. Эчке күренеше

Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Тукай музее. Эчке күренеше

Габдулла Тукай музее комплексы. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Әдәбият

Татарстанда Габдулла Тукай музейлары: Сәяхәтнамә = Музеи Габдуллы Тукая в Татарстане: путеводитель. Казань, 2006.

Музей Тукая в Кырлае. Казань, 1984.