Эчтәлек

РСФСР милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты каршындагы Үзәк мари бүлеге, аннары Мари автономияле өлкәсе ревкомы, соңрак Мари автономияле өлкәсе эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советы башкарма комитеты һәм РКП(б) Мари Өлкә Комитеты комитеты органы.

Казанда 1918 елның 1 октябреннән 1921 елның 6 октябренә кадәр мари телендә (болын мари диалектында) нәшер ителә.

130 дан артык номер чыга.

Басма 1919 елның 1 декабреннән 1920 елның 28 февраленә кадәр һәм 1920 елның 6 августыннан 8 октябренә кадәр туктатылып тора.

Беренче мөхәррире – РСФСР милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты каршындагы мари бүлеге мөдире В.А.Мухин, аннары Н.А.Алексеев, Л.В.Васильев.

Газета авторлары һәм хезмәткәрләре арасында – Н.Мухин, И.Беляев, С.Юшкан, И.Борисов, И. Шабдаров, А.Ф.Конаков, М.С.Герасимов (Микай), С.Г.Чавайн.

1921 елның октябрендә газета Краснококшайск шәһәрендә басыла башлый.

Алга таба газета Йошкар-Ола шәһәрендә «Марий коммунист» (1931–1932 еллар), «Марий коммуна» (1932–1991 еллар), 1991 елдан «Марий Эл» дип атала.

Әдәбият

Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971;

Татарская энциклопедия. Казань, 2005. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.