- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы поселок. Лаеш шәһәреннән 8 км төньяктарак, Казан – Лаеш автомобиль юлы буенда урнашкан
1910 елларда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Лаеш кантоны составына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.
Хәзер Александровка авыл җирлеге составында.
1930 елларда поселокта “Красный пахарь” колхозы оештырыла, 1957 елда 25 Октябрь исемендәге совхоз (Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселоклары, Бутыри, Владимировка (юкка чыккан), Державино, Емельяново, Смолдеярово, Урта Девятово авыллары) составына керә. 1965 елда Татарстан “Птицепром” тресты (йомырка җитештерү юнәлешендәге кошчылык) системасына күчерелә.
Хәзер поселокта крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.
1955 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1956–1957 елларда) җидееллык мәктәп башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2009 елда ябыла).
Поселокта китапханә (1977 елдан), клуб (2013 елдан, икесе дә бер яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1922 елда – 233,
1926 елда – 292,
1938 елда – 330,
1949 елда – 190,
1958 елда – 265,
1970 елда – 339,
1979 елда – 257,
1989 елда – 264,
2002 елда – 290,
2010 елда – 276,
2017 елда – 266 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.