Биографиясе

1924 елның 28 гыйнвары, Чистай кантоны Югары Тимерлек авылы (хәзерге Нурлат районы Рус Тимерлеге авылы) — 1991 елның 19 августы, Нефтекумск шәһәре, Ставрополь крае.

Торф заготовкаларында эшли.

1944 елның апреленнән Кызыл Армия сафларында.

1944 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия армиянең 1 нче танк корпусы 44 нче мотоукчы бригаданың 3 нче мотоукчы батальонында туп коручы. 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Шауляй, Мемель (икесе дә — 1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Шауляй шәһәреннән (Литва) көнбатыштарак барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1944 елның 18 һәм 19 августында Сергеев расчёты Кужяй авылы янындагы калкулыкны били һәм Куршенай посёлогына илтүче шоссега чыгу юлларын контрольдә тота. Фашистларның һөҗүмнәрен кире кайтарганда, берничә автомашинаны, 12 берәмлек бронетехниканы һәм 150 ләп гитлерчыны юк итә. Барлык иптәшләре дә яралангач, берүзе үзйөрешле «Фердинанд» тубын сафтан чыгара. Тубы зарарланганнан соң, утлы корал һәм гранаталар белән сугыша. Позицияне үз кулында саклап кала.

1946 елда демобилизацияләнә. Пыра поселогында (Түбән Новгород өлкәсе) торф предприятиесендә нормировщик булып эшли.

Харьков янгын сүндерү-техник училищесен тәмамлый (1955).

1964 елдан Нефтекумск (Ставрополь крае) шәһәрендә яши, куркынычсызлык техникасы өлкән инженеры, газ эшкәртү заводында коткару отряды командиры булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

М.Е.Сергеев бюстлары Нурлат шәһәренең Геройлар аллеясында, Дзержинск шәһәрендә (Я.М.Свердлов исемендәге заводта) һәм аның туган авылында; Нефтекумск шәһәре Дан аллеясында аның хөрмәтенә истәлекле стела урнаштырыла. Нурлат урамына Герой исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000; Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 145;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 104, 105, 107, 108, 138, 139.