Шул ук исемдәге оешма органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның гыйнвар аеннан 1910 елның ноябренә һәм 1916 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 95 саны чыга.

1910 елда, «Идел буе төбәгендәге мөселман татарлар йогынтысына каршы чаралар билгеләүче махсус киңәшмә» күрсәтмәсенә нигезләнеп, хакимият тарафыннан ябыла, Беренче бөтендөнья сугышы елларында «хәрби цензура рөхсәте» белән яңадан басыла башлый.

Беренче 18 санын имам М.Хәсәни редакцияли, составында казый Г.Капкаев, Н.Мамлиев, Х.Габәши булган редколлегия 19–61 нче саннарын чыгара; яңадан Г.Капкаев, Н.Мамлиев, С.Урманов составында бастыру дәвам ителә.

Актив авторлары арасында — Җ.Абызгилдин, Г.Исинбирдин, Һ.Килдебәк, Һ.Мәхмүдов, С.Сүнчәләй, Н.Түнтәри, Г.Чокалый.

Максатлары һәм эчтәлеге 2 нче санда баcылган «Журнал программасы»нда бирелә.

Юнәлеше

Рәсми бүлектә Оренбург Мөселман Диния нәзарәте, Россия хөкүмәте, губерна идарәсе карарлары, яңа мәхәлләләр ачуга рөхсәт алыну, имам һәм мөәзиннәр билгеләнү турындагы хәбәрләр басыла.

Рәсми булмаган бүлектәге мәкаләләрдә кешенең рухи тормышына кагылышлы мәсьәләләр, дини бәйрәмнәр турында языла, Коръән сүрәләренә аңлатмалар бирелә. Әлеге бүлектә мәгариф, мәдрәсә тормышы, шәкертләрне әхлакый тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр дә урын ала.

Журналда медицина, сәламәтлек саклауны үстерү, төрле авыруларга каршы көрәшү проблемаларын күтәргән, тәмәке тарту, аракы эчү, комарлы уеннар уйнауның зарары турындагы мәкаләләр дә басыла. Әхлакый проблемаларны күтәргәндә гаиләне ныгытуга аерым урын бирелә.

Күп кенә мәкаләләр тарихи темага багышлана, шул исәптән С.Акбирдинның «Китап нәшер итү тарихы», Х.Габәшинең «Тарих һәм аның мәгънәсе», А.Вамбериның «Аксак Тимернең холкы һәм үз-үзен тотышы» һәм башкалар була.

Журнал җир эшкәртү, терлекчелек, бакчачылык, умартачылык буенча киңәшләр дә бастыра.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Миңнуллин Р. «Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыя Оренбургия» журналы // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров