Тарихы

Рус чыганакларында 1652 елдан Новая Мазля буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 520,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Котлы Бөкәш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956–1986 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда Калинина исемендәге колхоз (үзәге Тәберде Чаллысы, соңрак, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, Котлы Бөкәш авылларында урнаша).

Халкы башлыча «Марат» крәстиян-фермер хуҗалыгында, Р.Х.Хәмидуллин гаилә фермасында (атлар үрчетү) хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елда реставрацияләнә) бар.

Авылдан көнбатыштарак эпиграфика истәлекләре – турыпочмаклык рәвешендәге, өске ягы уксыман аркалы 3 кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) сакланган.

Халык саны

1782 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 410,
1897 елда – 656,
1908 елда – 819,
1920 елда – 819,
1926 елда – 702,
1938 елда – 1077,
1949 елда – 530,
1958 елда – 454,
1970 елда – 524,
1989 елда – 268,
2002 елда – 257,
2010 елда – 231,
2020 елда – 219 кеше (татарлар – 98%).