Чөкәнеш елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 9,5 км. Бассейнының мәйданы 67,9 км2. Идел аръягы калкулыгыннан, Яңа Чишмә районыннан ага. Елга башы Черёмуха Бистәсе авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы әлеге авылдан 6 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 135 м, тамагыныкы — 81 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 7%.

Черёмуханың 2,5 һәм 8,7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елга урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 91 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,026 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300–400 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.