Гомуми мәгълүмат

Урал алдының көнбатыш өлешендә, Идел буе федераль округы составында урнашкан. 1920 елда Вотяк (1932 елдан – Удмурт) автономияле өлкәсе буларак оештырыла, 1934 елдан – Удмурт АССР, 1991 елдан — Удмурт Республикасы.

Мәйданы – 42,1 мең кв.км. Үзәге – Ижевск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1198 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 1517472 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 98831 кеше (1920 елда – 11007, 1933 елда – 22350, 1939 елда – 41100, 1959 елда – 71900, 1970 елда – 87100, 1989 елда – 110490, 2002 елда – 109218 кеше).

Татарлар, башлыча, Ижевск (2010 елда – 55651 кеше), Сарапул (8501), Можга (7135), Глазов (4294), Воткинск (3171), Камбарка (383) шәһәрләрендә; Балезино (3276 кеше), Завьялово (2854), Юкаменск (1811), Камбарка (1594), Кизнер (1306), Сарапул (1285), Можга (811), Ува (1315), Игра (513), Алнаш (620), Кече Пурга (620) һәм Кияс (494) районнарында яшиләр.

Егерме авыл торак пунктында татарлар халыкның 80% ын тәшкил итә.

Республика территориясендә татарлар

Татарларның борынгы бабаларының Удмурт Республикасы территориясенә урнашулары берничә этапта бара.

X йөздә – XIII йөзнең беренче чирегендә Удмурт Республикасының көньяк районнары Идел буе Болгар дәүләтенең сәяси, икътисади һәм мәдәни йогынтысында була, монда Болгар сәүдәгәрләренең вакытлы сәүдә-тәэминат пунктлары барлыкка килә.

1240–1430 елларда болгарлар төньяк-көнбатыш (Нократ елгасы буйлап) һәм төньяк-көнчыгыштагы (Чулман буйлап) җирләрне үзләштерә.

XV–XVI йөзләрдә хәзерге Удмурт Республикасының көньяк өлеше Казан ханлыгының икътисади һәм сәяси контроле астында яши, хәзерге Можга, Сарапул шәһәрләре, Пирогово авылы (Ижевсктан көньяктарак) урыннарда татар авыллары була. Чыпца елгасы түбәнлегендә (хәзерге Киров өлкәсе территориясе) Карин бәклеге оештырыла, Карин/ Нократ/Чыпца татарлары формалаша башлый.

XVI йөз уртасында – XVII йөздә элеккеге Арча кенәзләренең бер өлеше, яңа җирләр эзләп, көнчыгышка – Чыпца елгасы башы һәм урта агымы буена (Удмурт Республикасының хәзерге Балезино, Глазов, Юкаменск, һәм Яр районнары территориясе) күченә.

Шул ук чорда элеккеге Казан ханлыгы татарлары Каракүл, Чулман буен һәм Иж, Туйма елгаларының түбән өлешен үзләштерә. Монда Рус дәүләте хезмәтендәге татар феодаллары да (морза Яушевлар) җир ала. Удмуртиянең көньяк-көнбатыш өлешендәге җирләр (хәзерге Алнаш, Грахов, Кизнер районнары) баштарак чукындырылган татарларның (Алабуга керәшеннәре) тупланып яшәү урынына әйләнә.

XVIII йөзнең икенче яртысыннан Удмуртиянең көньягында яшәүче татарлар Ижевск һәм Воткинск тимер эшкәртү заводлары тирәсенә урнаша башлый. Заводларга караган поселокларда Татар бистәләре барлыкка килә, аларда XIX – XX йөз башында Сарапул өязенең Әгерҗе волостеннан (күбесенчә Әгерҗе, Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларыннан), Вятка губернасының Малмыж өязеннән, Казан губернасының Лаеш, Мамадыш, Зөя, Чистай өязләреннән, Уфа губернасының Минзәлә һәм Бөре өязләреннән татарлар килеп утыра.

Ижевск заводы поселогы Татар бистәсендә 1844 елда – 379, 1878 елда – 551, 1908 елда 947 татар яши. 1880 елларда Сарапулда шәһәр халкы (татарлар) саны Вятка, Казан, Самара, Уфа губерналарының төрле өязләреннән килүчеләр исәбенә арта.

XIX йөздә Чыпца татарлары авыл халкы булып кала бирә, утыз бер торак пунктта яши, 1910 елда аларның саны 9997 кешегә җитә.

Совет чорында Удмуртиядәге (күбесенчә көньяк районнарда, Воткинск, Ижевск, Сарапулда) татарлар саны Гражданнар сугышы, 1940 еллар – 1970 еллар башындагы индустрияләштерү сәясәте гамәлгә ашырылу, оборона сәнәгатен үстерү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә миграция исәбенә арта.

1970 еллар ахырында Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә, кайбер торак пунктларның су астында калуы сәбәпле, ТАССРның Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районнары халкының бер өлеше Удмурт Республикасының Алнаш, Завьялово, Каракүл һәм Сарапул районнарына күченә.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Удмуртия җирләрен үзләштерә башлагач, мөселман мәдәни һәм мәгариф үзәкләре барлыкка килә.

Төбәктә мәчетләр булуын дәлилләүче иң беренче язмалар 1743 (Кистем авылы) һәм 1744 (Починошная авылы) елларга карый. 1826 елда Глазов өязендә алты мәчет (өч җамигъ һәм өч указсыз), 1901 елда – җиде, 1917 елда унбиш җамигъ мәчет һәм алты гыйбадәтханә исәпләнә. 1917 елда Алабуга өязендә (хәзерге Удмурт Республикасы чигендә) дүрт мәчет, Сарапул өязендә бер гыйбадәтханә (Сарапулда) һәм өч мәчет (Ижевскта – ике, Воткинскта – бер) була.

Һәр мәчет каршында мәктәп эшли. XIX йөз ахырында – XX йөз башында Сарапул өязенең Ижевск заводы поселогында (1872 ел), Глазов өязенең Починка (1915 ел), Кистем (1916 ел) авылларында рус-татар мәктәпләре оештырыла. 1908 елда Ижевск рус-татар мәктәбе мәдрәсә итеп үзгәртелә.

Сарапулда (1908 елдан), Ижевск заводы поселогында (1910 елдан), Кистем авылында (1916 елдан) мөселман татар халык китапханәләре эшли.

1917 елда Глазов өязе Мөселман милли шурасы оештырыла, Ижевскта «Таң җиле» татар газетасы нәшер ителә. Совет хакимиятенең беренче елларында татарлар тупланып яшәгән урыннарда милли колхозлар оештырыла, татар телендә «Ленин юлы» республика газетасы нәшер ителә (Бөек Ватан сугышына кадәр чыга), Татар клубы эшли.

Совет хөкүмәтенең дингә каршы сәясәте күп кенә мөселман гыйбадәтханәләре эшчәнлеген туктатуга сәбәп була: 1922 елда Удмуртия территориясендә унтугыз мәчет, 1934 елда – унбиш дини оешма, 1941 елда –алты, 1944–1990 елларда сигез мөселман җәмгыяте эшли.

XX йөзнең икенче яртысында республикадагы татар мәктәпләре саны шактый кими.

  • Удмурт Республикасының иҗтимагый үзәге (1991 елдан; татарлар күпләп яшәгән барлык шәһәр һәм районнарда төбәк бүлекчәләре),
  • «Иман» Татар яшьләре берлеге (1994 елдан),
  • «Йолдыз» Татар мәдәнияте үзәге (1996 елдан),
  • Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе (2005 елдан),
  • «Якташлар» Ижевск шәһәр җәмгыяте,
  • Аксакаллар шурасы,
  • «Россия мөселманнары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Удмурт Республикасы бүлекчәсе эшли.

1990–2007 елларда Удмурт университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге эшли; берникадәр вакыт Удмурт Республикасы социаль-педагогика көллиятендә булачак башлангыч сыйныф укытучылары факультатив дәресләрдә татар телен өйрәнәләр.

1998 елдан шәһәрдә татар классик гимназиясе эшли; татар теле һәм мәдәнияте Ижевск, Можга, Сарапул шәһәрләренең, Балезино, Глазов һәм Юкаменск районнарының егерме мәктәпкәчә тәрбия һәм егерме тугыз мәгариф учреждениесендә укытыла.

Удмурт Республикасы Язучылар берлеге каршында татар язучылары бүлеге оештырыла, Р.Шәфи исемендәге әдәби берләшмә эшли, удмурт җирендә яшәп иҗат итүче татар композиторларының шигырь һәм музыкаль әсәрләр җыентыклары нәшер ителә. Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр республика клубы эшли.

Татар телендә «Яңарыш» республика газетасы (1991 елдан), республика радио һәм телевидение тапшырулары («Очрашу», «Хәерле кич») чыга. Воткинскта («Дуслык», «Тургай»), Глазовта («Татар ансамбле»), Ижевскта («Бәхет», «Гүзәл», «Кичке моңнар», «Ләйсән», «Мирас», «Сандугач», «Умырзая», «Шатлык», «Шаян йолдызлар»), Можгада («Йолдыз»), Сарапулда (музыка мәктәбенең балалар иҗат коллективы); Балезино («Дуслык» – Балезино поселогында, «Таңсылу» Кистем авылында, «Очрашу» – Паюра авылында) һәм Глазов («Авылым моннары» – Татар Парҗысы) районнарында татар иҗат коллективлары һәм ансамбльләре эшли.

Даими рәвештә Р.Ваһапов исемендәге татар җыр һәм бию республика фестивале, «Туган авыл» татар җыры конкурс‑фестивале, Балалар музыка фестивале, милли көрәш буенча турнирлар үткәрелә. Татарлар күпләп яшәгән торак пунктларда Сабан туе (республика күләмендә – Ижевсктан 6,5 км ераклыкта урнашкан «Чекерил» спорт комплексында) уздырыла.

1994 елда Удмурт Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырыла. «Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнары төбәк Диния нәзарәте», егерме дүрт мәчет, «Ихлас» хәйрия фонды эшли. Мөслим, «Ихсан», «Саф ислам» газеталары нәшер ителә.

Татарстан Республикасы белән Удмурт Республикасы арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында, мәгариф министрлыклары, язучылар берлекләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр гамәлдә.

Ижевскта «Татарстан» сәүдә йорты, «Ак Барс Банкы» филиалы эшли.

Күренекле кешеләре

Сәясәт эшлеклеләре Г. Һәм С..Касыймовлар, Советлар Союзы Герое Х.З.Заманов, Социалистик Хезмәт Герое З.Ш.Хәсәнов, генерал-майор Г.Г.Абдуллин, астроном И.В.Әхмәров, медицина фәннәре докторы А.С.Япиев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары И.Ш.Фатихов һәм Г.К.Касыймов, физика-математика фәннәре докторы Р.С.Ильясов, филология фәннәре докторы Х.Х.Ярми (Ярмөхәммәтов), юридик фәннәр докторы З.З.Зиннәтуллин, рәссам Б.И.Урманче, скульптор К.Җ.Җәмитовның тормышы һәм эшчәнлеге Удмурт Республикасы белән бәйле.