Эчтәлек

Биографиясе

1932 елның 23 июне, Ташкент — 2011 елның 27 апреле, әнисенең туган җирендә, Әлки районы Иске Камка авылында җирләнә.

Ташкент аэроклубында тәрбияләнә. 1968 елда СССР ДОСААФның берләштерелгән очу-техник мәктәп үзәген (Калуга шәһәре) тәмамлый.

Парашют белән җиргә төгәл төшү буенча 4 тапкыр дөнья рекордчысы (1962; 2000, 1500 һәм 1000 м биеклектән көндез һәм төнлә төркемләп сикерү). 1948–1951 елларда авиатехник, 1955–1978 елларда Республика аэроклубында (Ташкент) очучы-инструктор, башлык; 1980–1986 елларда БАССРның ДОСААФ авиация бүлеге башлыгы.

Медальләр белән бүләкләнә.