Биографиясе

1833 ел, Тверь шәһәре – 1912 ел, Сембер губернасы Буа шәһәре.

Хокук белеме училищесен тәмамлый (1859 ел, С.-Петербург).

1852–1853 елларда Сенатның III департаментында хезмәт итә.

1854–1859 елларда Казан губернасының җинаять эшләре буенча стряпчие (сәркәтибе).

1859–1860 елларда Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы рәисе урынбасары, 1860–1868 дә рәисе.

Казан губернасында 1864 елгы мәхкәмә реформасын эшләү һәм үткәрүдә катнаша.

1868–1870 елларда – Симферополь, 1871–1872 елларда Сембер округлары мәхкәмәләре прокуроры, 1872–1876 елларда Одесса округы мәхкәмәсе рәисе.

1876–1880 елларда, 1891–1897 елларда һәм 1906 елдан Буа өязе дворяннары башлыгы.

Россиядә реформа чорында мәхкәмә системасын үзгәртеп кору һәм камилләштерү мәсьәләләре турында мәкаләләр авторы.

Әдәбият

Фролов С.А. Публичные лекции казанских юристов о Судебной реформе 1864 года // Точка зрения. Казань, 1999.                   

Автор – С.А.Фролов